Эльнара Нурмөхәммәтова сәхнәдән киткән
Соңгы берничә елда җырчы Эльнара Нурмөхәммәтова сәхнәдә күренми башлады. Баксаң, ул тормыш позициясен алыштырып, сәхнәдән киткән икән.
"Мин хәзер артист түгел бит. Ничек дип әйтим? Тормыш позициямне алыштырдым. 2010 елда намазга бастым. Сәхнәдән китүемнең дә төп сәбәбе шул. Дәүләт хезмәтендә хисапчы булып эшләдем. Узган ел кияүгә чыккан идем. 27 ноябрь көнне кызыбыз туды. Наилә дип исем куштык. Сәхнәне сагынмыйм, ю-юк. Минемчә, хатын-кызның урыны сәхнәдә түгел, гаиләдә, ире, балалары янында булырга тиеш", дип белдергән ул "Шәһри Казан" газетасына.
Комментарии
Новость века! Куптэн китте бит инде ул
Дорес. Яшь вакытта мин дэ кызыккан идем жырчы булырга. 40 ягына чыккач мэжбури генэ дэ авыл сэхнэсенэ дэ чыгасы килми. Ясалма елмаеп,кеше тикшертеп йорисе килми икэн. Гаилэн б-н рэхэтлэнеп бергэлэп ойдэ утыруга ни житэ!
Биш былтыр бит инде аның сәхнәдән китүенә, яңалык ясап утырасыз