Элвин Грей Айдар Галимов белән Мәскәүдә җырлаячак

2019 елның 6 июлендә «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендә Мәскәүнең «Сабантуй 2019» халыкара фестивале узачак. Бу хакта Мәскәү шәһәренең Региональ иҗтимагый оешмасы - татар милли-мәдәни мохтарияте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Традиция буенча «Сабантуй-2019» концерт мәйданчыкларында эстрада йолдызлары, җыр һәм бию коллективлары чыгышлары узачак. Фестиваль кунаклары - Айдар Галимов, Эльмира Кәлимуллина, Роберт Юлдашев, Альберт Җәләлов, Элвин Грей, Бабек Мамедрзаев, Кирилл Мойтон һәм Elvin Grey артистлары.
 
Чараны Мәскәү шәһәренең татар милли — мәдәни автономиясе, Мәскәү шәһәренең милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте оештыра, дип яза Татар-информ.
 
Быел «Сабантуй» Башкорт АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү химаясендә узачак һәм чара кысаларында фестиваль кунаклары башкорт халкының күпкырлы мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән якыннан таныша алачак. Киләсе, 2020 елда, 5 июльдә Мәскәү Федераль Сабан туенда Татарстан АССР йөз еллыгын билгеләп үтеләчәк.
 
Оештыручылар Сабантуй «шәһәре» әзерләгән. Анда бәйрәм өчен традицион мәйданчык та, «Коломенское» музей-тыюлыгының киңлекләрендә татар һәм башкорт авыллары күренешләре, аларның милли колоритлары һәм традицион халык уеннары, сувенирлар күргәзмә-сату һәм милли ризыклар белән фуд-корт, көрәш, спорт ярышлары булачак.
 
«Коломенское» музей-тыюлыгында балалар һәм олылар өчен уен, белем бирү һәм спорт мәйданчыклары тәкъдим ителәчәк. Кунакларны «Һөнәрчеләр авылы» кебек мастер-класслар, башкаланың милли якташлары чатырлары белән «Игелекле күршеләр урамы» һәм «Зирәклек йорты» сөендерәчәк. Моннан тыш, килүчеләрне бай концерт программасы көтә.
 
Фестиваль кунаклары күңел ачу чараларында гына түгел, ә инновацион форматтагы бизнес-зонада яки «Проектлар аллеясында» яңа белем туплый алачак.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии