Элвин Грей дөньяга таныла

Башкортстанның атказанган артисты Радик Юлъякшин, үзебезнең Элвин Грейны Бакуда узган "Жара" ("Эссе") халыкара музыка фестивалендә "Башкортстанда стадионнар җыйган йолдыз!" - дип тәкъдим итәләр.
Элвин Грей үзе генә түгел, лейблның танылып килүче йолдызы Бабек Мамедрзаев та биредә була. Алар дөньяга танылган шәхесләр белән фотога төшәләр һәм хис-кичерешләре белән бүлешәләр, дип яза Кызыл таң.
 
«Әзербайҗан, онытылмас хис-кичерешләр өчен рәхмәт сиңа! Эмин Агаларов, кунак иткәнгә һәм дөньякүләм масштабта оештырылган фестиваль өчен зур рәхмәт!» — ди Элвин Грей.
 
Эмин Агаларовка Радикны башкорт йолдызы дип тәкъдим итәләр. «Бу стадионнар җыючы башкорт йолдызы, беләсеңме?» — дип сорый дусты Эмин әфәндедән, ул: «Әйе! Әлбәттә, үзең сөйләдең бит!» - дип җавап бирә.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии