Элвин Грей кино төшерергә җыена

Элвин Грей кинорежиссер Илшат Рәхимбай белән берлектә фильм төшерергә җыена. Бу хакта бүген " Мир" кинотеатрында журналистлар белән очрашу вакытында Илшат Рәхимбай әйтте.
Элвин Грей Татарстанда "Әпипә" музыкаль фильмында төште, дип яза Татар-информ. Фильмның продюсеры - Миләүшә Айтуганова.
 
Элвин Грейга фильм төшерү процессы ошаган һәм ул алга таба да Илшат Рәхимбай белән хезмәттәшлек итәргә карар иткән.
 
Хәзерге вакытта Илшат Рәхимбай командасы булачак фильмның концепциясен әзерли. Анда Элвин Грей төп рольне башкарачак. Аның командасы продюсерлык итәчәк.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии