Elvin Grey концертында ике гаилә барлыкка килде

1 декабрь көнне «Татнефть Арена» боз сараенда күпләр өчен көтеп алынган вакыйга - эстрадабызның популяр җырчысы Радик Юльякшинның (Elvin Grey) концерты узды. Әлеге концерт «Elvin Grey» музыкаль лейблының туган көне уңаеннан оештырылган иде, биредә Радик үзе һәм аның иҗатташ дуслары (Ябай Малай, Бабек Мамедрзаев, Эльбрус Джанмирзоев һ.б) чыгыш ясады.
Радик Юльякшин үзенә бик көчле команда туплаган һәм төркеменә талантлы артистлар җыйган, кайберләре кичә тәүге тапкыр зур аудитория алдында җырлады.
 
9000 тамашачыны бер тавыштан үзенә кушылып җырлаткан Радикның һәм аның иҗатташ дусларының дәртле җыр-биюләреннән тыш бу концертның төп бизәге булып ике көтелмәгән вакыйга торды. Биредә ике гаилә барлыкка килде! Ике йөрәкнең гомерлеккә кавышу мизгелләренең 9 меңнән артык шаһите булды. Сөйгән ярларына өйләнешергә тәкъдим ясаган егетләргә карап, Радик үзенең дә дә өйләнү теләге барлыкка килүе хакында әйтте.
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии