Elvin Grey сәхнәгә кайта

Татар һәм башкорт эстрадасының популяр артисты Elvin Grey исеме астында чыгыш ясаучы Радик Юльякшин үзенең иҗат эшчәнлеген яңартып җибәрде.
Җитди травма алу сәбәпле җырчының күп кенә концертлары билгесез вакытка кичектерелде. Җырчының иҗатын яратучылар Радикның сәламәтлеге белән һәрдаим кызыксынып, аның тизрәк сәхнәгә кайтуын көттеләр. Һәм, ниһаять, шатлыклы яңалык!
 
Җырчы үзенең инстаграм аккаунтында иҗади эшчәнлеген бик сагынуы хакында белдерде. Шулай ук артист сәламәтлеге начар вакытта һәрвакыт үзен рухландырып торган тамашачыларына рәхмәт сүзләрен ирештерде.
 
Җырчының күптән түгел Бабек Мамедрзаев исемле артист белән берлектә «Я Рабби» дигән җыры дөнья күрде, һәм бу Радикның студия эшчәнлеген кабат яңартып җибәрүен тагын бер кат исбатлый. Озак паузадан соң артист үзенең концерт эшчәнлеген дәвам итүе хакында хәбәр итте. Ике республиканың иң зур мәйданнарында, 1нче декабрьдә Казанның «Татнефть Арена» һәм 8нче декабрьдә «Уфа Арена» мәйданында «Elvin Grey» лейблының презентациясе булачак, дип яза Сәхнә.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии