Элвин Грейда - «йолдыз чире»?

Популяр җырчы Элвин Грейның «йолдыз чире» белән авырган чаклары да булган. Җырчы шул вакытларны көлеп искә ала.
- Минем башны югалткан чакларым да булды. Халыкта бу турыда «йолдыз чире» диләр. Моның аша һәркем дә уза. Бөтен кеше синнән нәрсә дә булса тели һәм син, чыннан да, башыңны югалта һәм гади әйберләрне сизми башлыйсың. Якын кешеләрем мине вакытында акылга кайтарды һәм җиргә төшерде. Әйтүемчә, ниндидер уңышка ирешкән һәр артист та моның аша уза. Миндә дә шул ук хәл булды. Һәм мин ул «йолдыз чире»ннән котылдым, ‒ дип китерә  җырчының сүзләрен Интертат.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии