Элвин Грейның автомобилен тиешсез урынга кую сәбәбен аңлаттылар

Чаллының Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залы директоры Фәнил Салихов Элвин Грейның автомобиле ни өчен рөхсәт ителмәгән урында туктап торуын аңлатты.
«Машина йөртүче артистны клуб ишек төбенә алып килде һәм машинадан төшереп калдырды. Аннары автомобильне парковкага куйды һәм концерт беткәнен шунда көтте. Монда бернинди законга каршы нәрсә юк. Бездә Элвин Грейны гына түгел, башкаларны да ишек төбенә кадәр китерәләр», – диде Фәнил Салихов.
 
«Шулай ук Николай Расторгуев, Леонид Агутин, Дмитрий Билан һәм башка йолдызларны да шулай клубка кадәр китерәләр һәм алар шунда төшеп калалар. Монда криминаль нәрсә юк. Барысы да килешенеп эшләнә», – диде ул.
 
«Татар-информ» агентлыгы социаль челтәрләрдә Чаллы пабликларының берсендә Элвин Грейның машинасы рөхсәт ителмәгән урында туктап торганы төшерелгән фото чыкты дип хәбәр иткән иде.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии