Эльвира Әхтәмова Истанбулда Әсмәханны очраткан

Әсмәхан "Великолепный век" сериалында Шахсултанның кызы булып уйный. Меңләгән халык арасыннан танып алган аны Эльвира.

 "Великолепный век" сериалы мине тарихи сериал булуы белән инде күптәннән үзенә җәлеп итте. Мин аның дәвамын телевизордан көтеп тормыйча, интернетта табып карыйм хәтта. Аларның үз-үзләрен тотышы, зәвыклы киенүләре мина ошый. Әгәр миннән "хыялың нинди?" дип сорасалар, "менә шундый тарихи фильмда, озын күлмәкләр киеп төшергә телим", дияр идем. Ә гомумән, Истанбул бик зур шәһәр. Үзәк урамда меңләгән халык арасында аны очратуым, әлбәттә минем үземә дә кызык тоелды. Җитмәсә нәкъ менә шул көнне без сериалны төшергән Госманлылар сараенда йөреп, гаремнарга кергән идек. Солтан Сөләйманның балконына чыгып, мин дә Босфорны күзәттем", дип күргәннәре белән уртаклашты Эльвира "Туйлар.ру" хәбәрчесе белән.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии