Эльвира Хамматова иреннән ник аерылган?

Татар эстрадасының популяр җырчысы Эльвира Хамматова бер ел элек иреннән аерылган булса да, бу хакта сөйләргә дә, газетада язып чыгуымны да теләмәде. Инде менә хәзер җырчы үзенең шәхси тормышы турында сөйләшергә риза булуын белдерде.

- Эльвира, ирең белән 4 ел яшәгәч аерылыштыгыз. Сәбәбе нидә? Гадәттә, ир белән хатын яшь аермабыз зур, холыкларыбыз, тормышка карашларыбыз төрле яисә арада мәхәббәт юк, дип аерылыша.

- Боларның берсе дә безгә туры килми, чөнки яшь аермасы комачау итмәде, холыкларыбыз туры килде, аңлашып яшәдек, ә инде мәхәббәт булмаса, мин аңа кияүгә чыгар идем микән?

- Кеше эшендә зур дәрәҗәләргә ирешсә, үзгәрә, "бозыла" диләр. Синең дә ирең яхшы урында эшләде бит, сәбәбе шул түгел микән?

- Чыннан да, кешене акча боза, диләр. Ләкин, минемчә, кеше кайсы өлкәдә генә эшләмәсен, нинди генә дәрәҗәләргә ирешмәсен, ул һәрвакыт кеше булып калырга тиеш.

- Әгәр ул яңадан кушылырга теләп, яныңа килсә, кабул итәсеңме?

- Хатын-кызның бер тапкыр күңеле кайтса, ул яңадан кабул итә алмый. Горурлык хисе булган теләсә кайсы хатын-кыз 70 төрле уйлап тормый, бер киселгән икмәк кире ябышмый. Бала хакына дип, гомер буе интегеп яшәргә дә кирәкми, икебезнең дә бәхетле булырга хакы бар.

- Аерылышуны авыр кичердеңме?

- Ул минем янып-көеп концертка әзерләнеп йөргән чагыма туры килде. Әгәр мин бу хакта уйласам, югалып калсам, концертым бөтенләй өзелгән булыр иде. Мин йолдызлыгым буенча кучкар, ә кучкарлар - көчле рухлы кешеләр. Моңа кадәр йолдызнамәләргә ышанмый идем. Аллага шөкер, шул концертым аркасындамы барысын да тыныч кичердем.

- "Рәхмәт сиңа" җырын аңа багышлап башкарасыңмы?

- Бу җырны юкка гына сайламадым. Аңа хәтта клип та төшерелде. Җырның сүзләре, темасы минем тормышыма туры килә.

- 2,4 яшьлек улың Солтан балалар бакчасына китте. Ялгызыңа авыр түгелме?

- Әлегә җитешәм, өлгереп булмаганда әни ярдәм итә.

Чыганак: Интертат.ру

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии