Эльвира Хамматова: Мин бик оялчан кыз идем

«Алга, бары тик алга… Ярты юлда туктап калмаска…» Спортчылар гына үзенә шундый максат куямы икән? Юк, әлбәттә! Хәер, алар өчен кузгалып киткән сызык бар да, барып җиткән нокта бар. Спортчының уңышы ничәдер минутта хәл ителергә мөмкин, ә менә сәнгать кешесе өчен җиңүләр вакыт кысаларына берничек тә сыеп бетми шул!
Мәсәлән, җырчы. Ул: «Җитте, мин иҗатта үр яуладым», — дип тынычлана алмый. Аның өчен сәхнә очсыз-кырыйсыз ярыш мәйданы.
 
Әңгәмәдәшебез, бер күрүгә тамашачыдан яраттырган, моңлы тавышы белән әллә каян аерылып торган, чибәр һәм сөйкемле Эльвира Хамматованың да фикере шундый: «Әз генә туктап торсаң да — оныталар. Шуңа күрә иҗат утын сүндермәскә кирәк». Эльвира, бик күп эстрада артистларының сукмак башы бер-берсенә охшаган: мәктәп, мәдәният һәм сәнгать университеты, сәхнә… Ә ул ничек җыр дөньясына кереп киткән? Талантын кем күреп, кем ярдәм иткән?
 
— Мәктәптә укыганда мин бик оялчан кыз идем, концертларда катнашасым килә, ләкин мине дә җырлатыгыз әле дияргә кыюлык җитми. Безнең әниләр нәселендә җырга-моңга сәләтле кешеләр күп, тик аларның берсе дә сәнгатькә тартылмады. Кем дисәк, мөгаен миндәге сәләтне иң беренче әни сизгәндер.
 
Тикмәгә генә район күләмендәге конкурсларга йөртмәде бит инде ул. 6 нчы сыйныфта Казанда Салават уздырган «Йолдыз һәм йолдызчыклар» конкурсына да алып барды. Мин анда гран-при иясе булдым. Баянга кушылып җырлаган идем. Шуннан соң сәхнә үзенә гашыйк итте бугай, дип сөйләгән җырчы «Сәхнә» журналына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии