Әнвәр Нургалиев шәхси бизнесын ябу СӘБӘБЕН атады

Авырлык килсә, күбебез сихерче-күрәзәчеләргә чыгып йөгерәбез. Әнвәр Нургалиев исә мәчет ишеген ача, Аллаһы Тәгаләдән сорый. Уфада Тукай урамында урнашкан борынгы мәчет күңеленә хуш килә аның. Мәчеттә уйланып утырырга да ярата ул. Концертлары алдыннан хәер дә бирә.
Берзаман бизнеска киткән җырчы  өч ел элек шәхси эшен туктаткан. 
 
– Төзелеш оешмам бар иде. Бик җаваплы эш. Студент чакта ук балта остасы идем. Үзем җиһазлар ясадым. Өйләнгәч, бүлмәдәге бөтен җиһазны үзем ясадым. Миңа төзүче һөнәре бик ошый. Сәхнәдән китәрмен дип уйлаган идем. Аннары җыр киредән үзенә сөйрәп алды. Сәхнәдән башка торып булмый икән, - дтп сөйләгән артист "Акчарлак" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии