Әнвәр Нургалиевны өлкәннәр белән фотога төшүдә гаеплиләр

Әнвәр Нургалиев авылда әнисенең ахирәтләре белән төшкән фото куйган. Фото янына «Бәйрәмгә әти янына кайтып килдем. Фотода әниемнең ахирәтләре Тәнзилә апа белән Фәүзия апа», - дип язган.
«Бу матур апайларны күргәч, әниегезне күргән кебек булгансыздыр»;
 
«Бик кызганыч, өйдә әниең елмаеп каршы алмагач»;
 
Үзәкләр өзелә инде әни өйдә булмагач», - дип комментарий калдырган җырчының тугры дуслары.
 
Әнвәр Нургалиевның виртуаль дуслары аның әтисенә гомер иткән хатынын югалту бик авыр булуын яза. Әтисенең хәле белән кызыксыналар.
 
Әмма виртуаль дуслар арасында җырчыны җавапсызлыкта гаепләүчеләр дә бар. «Күпме әйтеп торалар, өлкәннәр янына кайтмагыз дип. Сезгә сабак булмаган икән әле», - дип комментарий калдырган берәү.
 
Җырчыны инстадуслары яклап чыккан:
 
«И Ходаем, бу вирусларга кайчан дарулар уйлап чыгарырлар икән? Халыкның иммунитеты да, аннан нервалары да бик какшады. Концертларыгызны сагындык»;
 
«Әнвәр, әтиең янына кайтып, бик яхшы эшләгәнсез. Төлевизордан сөйләнгән бөтен ялганны карап утыручылар күбрәк чирли әле. Идиотизм чире - бөтенләй терелтеп булмый торган чир»;
 
«Теләсә нинди мәгънәсез сүз язып ятмагыз. Әнвәрнең авылга әтисе янына кайтып, әнисенең ахирәтләре белән күрешүенең нәрсәсе начар? Әнвәрнең йөзе һәрвакыт кояш кебек балкып тора»;
 
«Теге ник кайттыгыз дигән кешеләр коронавирустан качып, әти-әниләре янына кайтмаска сәбәп эзләп утыручылар инде. Молодецлар! Якыннарыгыз янына ешрак кайтыгыз, кешедән куркып ятмагыз»;
 
«Олы кешеләрнең хәлен белү - саваплы гамәл. Кеше ярасына тоз сибеп, кайгысына куанып утыру - зур гөнаһ. Шул вирус турында сөйләп, кеше нервасына тиеп утырганыгыз өчен оялыгыз. Әбиләр янына кайтып, күңелен юатып килә кеше».

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии