Әнвәр Нургалиевның концертына билетны 6000гә сатканнар

Татар эстрадасында мондый хәлнең булганы юк иде бугай әле. Спортта гына билетлар хакын арттырып сатуга күнеккәнбез. Ә Әнвәр Нургалиевның концертларында шундый күренеш күзәтелгән.
Әлшәй районының Раевка поселогында 400 сумлык билетны 800гә сатканнар. Ә Уфаның Спорт сараенда 1 меңлек билетны кулдан 6 меңгә алучылар булган, дип яза Кызыл таң.
 
Әнвәр үзе дә 5 мең кеше алдында чыгыш ясаганнан соң яңа гына үз хәленә керергә тырыша. Бу хакта ул инстаграмында язган: "Хис-тойгыларымнан күңелем тулыша. Рәхмәт, минем туган көнемә шундый бәйрәм ясадыгыз. Тамашачым алдында баш иям", - дигән ул.
Әле ул концертлар белән Себер якларына юл тотарга җыена.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии