Әсхәт – кабат кияү егете

«Дөбер-шатр» төркеме солисты Әсхәт «Вконтакте» битенә кызыклы гына фото куйган. Фотода Әсхәт кара кәчтүм-чалбардан, туй күлмәге кигән кәләшне үбә. Бу үз туедыр дияр идең, аларга карап балалары елмаеп тора.

Моның кайчан төшелгән фото икәнен белү өчен, Әсхәткә шалтыраттык:

"Өйләнешүебезгә ун ел булган көнне төшкән фото бу. Мин эштән кайткан төшкә Айгөл туй күлмәген киеп, балаларны да бәйрәмчә киендереп куйган. Мин дә югалып калмадым, шкафтан кәчтүм-чалбарымны алып, кияү роленә кердем. Тиз генә фотога да төштек. Иң шатландырганы: Айгөл туй күлмәгенә сыйды, димәк, тазармаган!", дип белдергьн ул "Шьъри Казан" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии