Фазлыевлар ай саен 70 мең сум кредит түли (ИНТЕРВЬЮ)

«Кил, матурым, минем яныма утыр», – дип чакырып алды Алсуын Азат. Алдан игътибар иткәнем булмаган, күрәсең, алар бер-берсенә шундый охшаган! Студент вакытта ук икесе дә мәхәббәт утында янган. Әмма бер-берсенә сер бирмәгәннәр.

– Килен һәм кияү булып төшкән көннәрне яңартыйк әле. Ничек кабул иттеләр? Чит гаиләгә ияләшү авыр булмадымы?

Алсу: – Азат белән әллә ничә ел очрашып йөрмәдек. Безгә сигез ай җитте. Ул мине авылларына алып кайтканда бәрәңге алу чоры иде. Кайту белән бакчага чыктык. Шунда мине авыллары белән күзәтеп торганнар. Бәлки, шуның тәэсире зур булгандыр, Азат: «Мин сиңа өйләнәм», – диде дә, әти-әниләре мине сорарга да килделәр. Кияүгә чыгу башымда да юк иде.

Азат: – Мин Алсу ягына бик тиз ияләштем, бабай белән дә уртак телне тиз таптык. Ике як та – гап-гади авыл кешеләре. Дөрес, баштагы мәлдә азрак оялу булды инде.

– Белүемчә, Азат, Алсу өлкәнрәк? Яшь аермасын сизәсезме? Бу ниләрдә чагыла?

– Әйе, Алсу миннән яшь буенча олырак. Мин аны яшермим. Әмма кибетләрдә йөргәндә миңа: «Ник сеңлеңә дә берәр нәрсә алмыйсың?» – диләр. Безне бер-беребезгә охшаталар. Аерма, минемчә, паспортта гына.

– Ике ир бала янына кыз алып кайту теләге юкмы?

Алсу: – Кыз бала хакында уйланабыз. Ләкин бераз соңрак. Әлегә кече улыбыз биш бала урынына тора.

Азат: – Әнисе, соңрак дип, кистереп әйтмә инде! Минем дә кыз сөеп карыйсы килә.

– Гел эшлисез дә эшлисез. Атна саен мәҗлесләр алып барасыз... Баеп беткәнсездер инде. Аена кесәгезгә күпме акча керә?

Азат: – Эш күп, Аллага шөкер. Тик торганыбыз юк. Череп баеп беттек. Алсуга: «Акчаны куяр урын калмады, әйдә, берничә кредит алыйк әле, шунда булса да салып барырбыз», – дидем. Ай саен 70 мең кредит түлибез. Ипотекага өч бүлмәле фатир алдык, әлегә анда ремонт эшләре бара.

– Гаиләдә бер, өч, биш еллык кризислар була. Сездә андый хәлләр булдымы? Ачуланышкан вакытта киеренке мөнәсәбәттән ничек чыгасыз? Беренче сүзне кем башлый?

Азат: – Булмыйча! Без дә бит гаилә. Бөтен кешедә бар ул! Беренче адымны кем ясый дигәндә, төгәл генә әйтә алмыйм. Ситуациягә карап.

Алсу: – Без Азат белән ир белән хатын гына түгел, иҗади партнерлар да. Шуңа сөйләшмичә озак йөреп булмый. Бер-беребезне үпкәләтәбез икән, димәк, икебездә дә гаеп бар.

– Бер-берегездән арыган чаклар буламы?

Азат: – Әйтәләр бит бер-береңне күрми торсаң, сагынасың дип. Менә шул!

– Азатны радиодан еш ишетәбез, телевизордан да аны күрсәтәләр. Алсу никтер күләгәдә кала. Моны ничек аңларга? Ир-атка юл куюмы? Әллә Алсу карьера үсешенә омтылмыймы?

Азат: – Юл бирү дип саныйм. Алсу белән без концертларда һәрвакыт бергә. Артист тормышы юлда үтә. Ә Алсу өчен беренче урында – гаилә.

Алсу: – «Саф хисләр» төркеме таркалгач, ничектер югалып калган кебек булдым. Юкса төркемне оештыручы, тартып баручысы да үзем идем. Хәзерге көндә мин Азатка юл куярга тырышам. Кирәк чакта җырларга баргалыйм. Әлегә балалар тәрбияләү белән шөгыльләнәм. Алар үскәч, карарбыз.

– Концерт афишасында да Азатның үз исеме генә. Алсу катнашамы анда? Нигә концертны бергә куймыйсыз?

Азат: – Ул – безнең концерт. Азатныкы гына дип язылса да, Алсу катнашмыйча кала алмый. Киләчәктә парлы концертлар куярга да язсын!

– Балаларда җырга сәләт бармы? Аларга ничә яшь? Ниләр белән шөгыльләнәләр?

Азат: – Икесе дә җырлый. Олы улыбыз Аязга – алты, Ильяска бер яшь. Аязда олылар характеры, тыныч бала. Ә кечкенәсе ут кебек, мин аны яратып ФИ-2013 дип йөртәм. Аның артыннан чабып өлгереп булмый. Әнием: «Үзеңә охшаган», – ди. Кечкенә чакта мин шундый булганмын.

Алсу: – Олысы җырларны тиз ота, ләкин күбрәк биергә ярата. Кечкенәсе, безнең җырларны ишетүгә, сикергәли башлый. Үскәч кем булсалар да, сәнгатьне, җырны яратуларын телим,чөнки җыр яраткан кеше начар күңелле була алмый.

Чыганак: Ландыш КӘБИРОВА, "Шәһри Казан" газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии