Фәнил Вакказов кайсы команда өчен җан ата?

Бозларны кыздырып "Ак Барс" хоккей уйнаган вакытта, футбол караган кешене күргәнегез бар идеме? Танылган сүз остасы, яраткан шоуменыбыз Фәнил Вакказов исә футбол уеннарын күзәтеп кенә калмый, алар өчен тирләп-пешеп җан атып та утыра әле.

"Мин үземне белә башлаганнан бирле футбол белән җенләнгән кеше. Барлык футбол һәм спорт яңалыкларыннан хәбәрдар булырга тырышам. Без кечкенә чакта барыбыз да Мәскәүнең "Спартак" командасы уйнаганын көтә идек. Ул вакытта футболны телевизордан атнага бер тапкыр гына күрсәтәләр иде. 1998 еллардан башлап, мин чит ил командалары уенын да карый башладым. Шул вакыттан Испаниянең "Барселона" һәм Англиянең "Манчестер Юнайтед" командалары уенына өстенлек бирәм", ди Фәнил.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии