Фәнил Вакказов улына Нурбәк дип исем кушкан

Нурбәк исеме кушуның сәбәбе дә бар икән. Серне Фәнил үзе ачты.

 «Ул исем миңа да, әнисенә дә, әби-бабаларына да бик ошады. Ә ни өчен нәкъ менә Нурбәк исеменә тукталдык? Моннан ун еллар чамасы элек, мин Рабит Батулланың малае Нурбәк Батулла белән таныштым. Шул вакытта ук: "Малаем булса, Нурбәк исеме кушам" -  дип әйтеп куйган идем. Нурбәкнең акыллылыгына, чын татар егете булуына, талантына, үз-үзен тотышына, тәрбиясенә бик сокланам. Аны белүем белән горурланам. Улымның да шундый булып үсүен телим. Шуңа Нурбәк, дип куштым да инде» - ди бәхетле әти.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии