Фәнис Җиһанша аудиокитап яздыруда тамашачыдан ярдәм сорый

3 ел элек Вконтакте челтәре битләрендә Әмирхан Еникинең «Кем җырлады», «Бер генә сәгатькә» әсәрләренең Фәнис Җиһанша, Дания Нурлы, Әзһәр Шакиров башкаруында язмалары барлыкка килгән иде.

Шуннан соң шундый язмалар башкарырга тагын, тагын сорап хатлар алдым, дип яза Фәнис Җиһанша. Иң күп хатлар татар теле hәм әдәбияты укытучыларыннан килгән. «Киләсе сезонга кабат аудиокитап яздыра башлыйбыз. Әйдәгез, укучыларны һәм әсәрләрне бергә сайлыйк! Кайсы артистларның тавышларын ишетәсегез килә, языгыз!», — дип мөрәҗәгать итә Фәнис Җиһанша.

Дуслар, сез нинди китапларны язмада ишетергә телисез? Тәкъдимнәрегезне языгызчы, дип яза Идел басмасы.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии