Фәнис Җиһанша операция ясатканның өченче көнендә сәхнәгә менгән
Кичә 22 март көнне Камал театрында “Тартюф” спектаклен куйдылар. Баш рольне Фәнис Җиһанша башкарды. Күпләр белми дә калгандыр: 3 көн элек, ягъни дүшәмбе көнне Фәнис әфәнде аягына операция ясаткан иде. Табиблар каршы булуга карамастан, сәхнәгә менәргә булган ул.
Артист күп катлы йортның 5нче катында яши. Өстәвенә, лифтлары да юк икән. Мөнү-төшүләр шактый авырлашкан. Табиблар да чикләүне бик күп куйган: 5 килодан авыр күтәрмәскә, 1 чакрымнан артык йөрмәскә... “Артист булып эшләмәскә” дигән язу гына җитми. Әле бу аяк төзәлеп беткәч башкарасы чикләүләр. Төзәлү срогы исә 29 августка гына планлашытырылган. Әмма Фәнис Җиһанша беренче чыныгуын инде 22 мартта ук ала. Сәхнәдә чакта үзеннән бигрәк табиблары борчылган ди.
Артистка сәламәтлек телибез. Тизрәк тазарыгыз, Фәнис абый!
Комментарии
Мактаулы исем белэн тэбрик итэбез!
Актерларнын барсын да котлыйм!!!
Халыкара кушылып языла.
Халак-ара театр көне белән тәбрик итәбез сине ФӘНИС!!!
фэниснен бу фотосы спектакльдэн алынган. Ркаил Зэйдулланын "Саташкан сандугач"ында Интизар ролен уйнаган иде.
Арча коллиятендэ очрашуга котеп калабыз Фэнис, 22 май!!
Безнең Фәнис молодец битул!
Кәничне Фэрит, аылдан качып беттеләр дә. Эчтэн куркып, вот яталар хэзир ах-вах килеп! Всех на поля и луга!!!
Балта, корэк кутэреп эшлэсе юк, хирли менмэскэ
)))))))))777! Мин дэ шуны язмакчы идем!
Операция аякка ясалган, тик нигэдер башны бэйлэгэннэр!
Фотографиясе туры килми(((
минем дә аякларга булган иде... 2 атнадан гына йөри башладым, ә монда 2 көннән...