Фәнис Җиһаншага кызлар урын бирә башлаган

Бу турыда ул үзе әйтте. “Кошмар! Бүген миңа транспортта бер кыз урын бирде!” – диде ул. Бу хәлгә Камал театры артисты шакката һәм шул ук вакытта бераз борчыла да бугай. Гәрчә чәченә чал кунмаган бит әле, чем кара.

Фәнис әфәнде борчылуын борчылган үзе дә, әмма утыргычка утырган. “Хис бик буталчык. Әле дә айнымадым”, - ди.

“Әллә грим һәм костюмыгызны салырга онытып кайтып киткән идегезме?” – дип шаярта Азнакайдан Римма Сәйфетдинова. Юк икән. Грим һәм костюм “штатский” булган.

Бу яңалыкта икенче яңалык та бар – Фәнис Җиһанша җәмәгать транспортында йөри икән. Күрсәгез – сәлам әйтегез. Әмма урын бирә күрмәгез!
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
21.09.2012 12:27:29

Урын гына тугел, башкаларын да бирер идем)))

21.09.2012 09:09:49

Фәнис Җиhаншадан тагын бер сюрприз.ТНВ да хихылдап утырып ушны алган иде инде.

20.09.2012 20:26:49

Рулен кая куйган, әле кайчан гына Уфалардан машинада җилдергән иде бит?

Последние комментарии