Фәнис Җиһаншаны аздан гына төрмәгә утыртмый калганнар

Камал театры артисты Фәнис Җиһанша шушы арада ерак сәфәрдән кайтып төште. Артист Хуҗа Насретдин образында дөньяның төрле илләрендә сәяхәтен дәвам итә. Бу юлы аның тукталышы Дубайда булган.
Менә икенче ел инде Камал театры сәхнәсендә бара торган Хуҗа Насретдин персонажы дөньяның төрле илләрен, чүлләрен, диңгезләрен, шәһәрләрен гизеп йөри, – дип сөйләгән Фәнис Җиһанша Акчарлак газетасына. – Бу безнең спектакль алдыннан “промо ролик” кебек башланып киткән иде, бүгенге көндә дә дәвам итә. Инде күп кенә шәһәрләрдә булырга туры килде. Соңгысы – Дубайда тукталдым.
 
Пальмага менү күренешен төшермәкче идек. Шул тирәдә генә ике хезмәткәр – пакыстан кешеләре утыра. Оператор һәм аның ярдәмчесенә: “Әйдәгез, мин бу агачка менәм. Ә әнә алар мине арттан этеп менгерсеннәр”, – дим. Имеш, мин агачка менеп җитә алмыйм, алар өстенә егылып төшәм. Шулай дип агачка килә башлаган идем, оператор бик тиз туктатты. Анда пальма агачлары дәүләт сагында икән. Аларга язарга-сызарга да, бозарга, тияргә дә ярамый, бик зур штраф, хәтта төрмә каралган.
 
 
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии