Фәнис Кәлимуллин аяк бармагын сындырган

Г.Кариев исемендәге театр артисты Фәнис Кәлимуллин ашыгып телефонга чапканда, идәндәге тартмага эләгеп, сул аягының ике бармагын сындырган.
"Ачу чыкты. Шул тартманы 14нче каттан алып ата яздым. Гипс салдылар. Шул килеш спектальләрдә уйныйм", дип белдергән ул "Ирек мәйданы" газетасына.
Комментарии
Фэнис энем! Алла бирса аягына зыян килмэс барсы да яхшы булыр. Шулай килеп чыга шул: котмэгэндэ бэлэга элэгэсен дэ куясын, бер ике атна элек узем дэ сундук-морозильниктан эйбер алырга дип урелгэн идем, кабыргамны сындырдым. Аллага шокер, хэзер авыртулар жинелэйде. Энем! Сезгэ саулык-сэламэтлек. эшегездэ зур унышлар, гаилэгездэ бэхет-шатлык телэп Фэния исемле эби.
Фәнис, моңа бик шатланырга кирәк. Гороскоп алдан әйтеп куя бит: сак бул, барыбер берәр җирең сына диеп. Бу әле җиңелчә котылу булган, башка җирләрең исән, шулары белән сөрә тор!
ярый эле атмагансын,астагы берэрсенен муенын сындырыр иден.Кызма,Фэнис ,бармак тэзэлэ ул,башкасы исэн булсын.
И Ходаем, ничек жырлар инде, сынык бармагы белэн...