Фәрид Низамиев: “КЛИП төшергәндә иң авыры матур йорт табу булды”

Тамашачылар күңеленә “Ялгыз сөю” җыры белән килеп кергән Фәрид Низамиев шушы көннәрдә чираттагы матур клибын тәкъдим итте. "Насыйп яр" җырына төшерелгән клип тарихын җырчының үзеннән сорадык.

- "Насыйп яр" җырының сүзләрен яраткан шагыйрәләремнең берсе булган Шәмсия апа Җиһангирова китабыннан таптым. Бик ошады әлеге шигырь, көе дә бик тиз, җайлы язылды. “Татар радиосы” аша тамашачыга тәкъдим иткәч, күп кенә уңай фикерләр ишетеп, әлеге җырга клип төшерергә булдым. Җыр халыкчан рухта булгач, клипны да шушы стильдә төшерергә кирәк, дигән фикергә килдек. Ягъни, үзебезнең гореф-гадәтләрне, традицияләрне күрсәтергә теләдек. Иң авыры - халкыбызның йөзен кашы булырдай, милли бизәкле йортны эзләп табуы булды. Районнарның күп кенә авылларын иңләдем, ләкин күңелгә ошаган йортны таба алмадым.

 Шуннан соң ярдәмгә Интернет килде. Инстаграмда “татарский дом” дип эзләгәч, берничә генә йорт килеп чыкты. Шуларның берсе бик ошады, фото астына әлеге йортның адресын сорап хат юлладым, үземнең телефон номерларын калдырдым. Озак та үтмичә, минем белэн элемтәгә чыгып, әлеге йортның Кама Тамагында булуын, адресын, әлеге йортта бер бабай яшәвен әйттеләр. Икенче көнне үк Кама Тамагына кайтып, әлеге йортны эзләп табып, йорт хужасы белән таныштым. Ул 93 яшьлек Фәйзи бабай Саттаров булып чыкты. Бик ачык йөзле, кунакчыл, гади карт клип төшерергә бик теләп ризалыгын да бирде.

Клипның составы исә төрлечә җыелды. Дуслардан Булат Шәрипов, баянист егет барыбызга да таныш Г. Камал театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов бик теләп риза булдылар. Кызлар арасында конкурс аша сайланганнары да, туганнар, дуслар да булды. Барысы да зур көч куйды, тагын бер кат рәхмәт аларга. Әйткәнемчә, клипта халкыбызның гореф-гадәтләрен күрсәтергә тырыштык. Әби-бабайлар сөйләгәннән истә калган кичке уеннар, хат алышулар, егет белән кыз мөнәсәбәте, чишмә буенда очрашулар-танышулар, гармунга кушылып биюләр... Әнә шул күренешләрне мөмкин кадәр дөрес итеп тасвирлап бирергә тырыштык, дип белдергән ул "Шәһри Казан" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии