Фидан Гафаров «Мин мондый клубта җырламыйм», дип кайтып киткән

12 февраль көнне Балык Бистәсе районының Мәшләк авылына Фидан Гафаров белән Ләйлә Дәүләтова килергә тиеш булган. Килүен килгәннәр. Тик Фидан ага «Мин мондый клубта җырламыйм», дип концертны өзгән. Көтелеп алынган җырчыларның кыланмышына авыл халкы канәгатьсезлек белдерә, дип хәбәр итә «Ирек мәйданы» газетасы.
Мондый хәлнең чыннан да булуын Ләйлә Дәүләтова да раслады.
- Әйе, булды андый хәл. Фидан абый миңа шалтыратты, килмә, концерт булмый, диде. Ул шундый үзенчәлекле шәхес. Берәр нәрсә ошамаса, борылып кайта да китә. Бу безнең арадагы бердәнбер проблема, дип тә өстәде әле.
Комментарии
Башкортлар безгэ килеп "кыланып "яталар инде(((
"...Ул шундый үзенчәлекле шәхес. Берәр нәрсә ошамаса, борылып кайта да китә..." Бу акыллы кеше сүземе? Яисә, шулай кайтып китү, акыллы кеше эшеме? Бөтенләй кайтып китсен, Татарстан сәнгате бернәрсә дә югалтмаячак, киреснчә, Ләйлә кебек пошлостьтан арыначак!
Тәкәбберлекләре чиктән ашкан.Нинди клуб булса да җыелган халыкны хөрмәт итеп ул җырларга тиеш иде. Әнә Хәмдунә Тимергалиева клубка килгән 7 кешегә тулы бер концерт күрсәткән.
чето аңлашылмый: Фидан авылга килеп кайтып киткән, Ләйләсе барып та тормаган булып чыга. кем өзгән булып чыга соң?
Мина аларнын ижаты ошамый!!!(Эгэр безнен авлга килсэлэр мин бармас идем!!!=)
Жыен аумакай,узлэренэ кирэктэ башкорт дияр,аннан татар дияр, янадан. Тулэсеннэр генэ аларга.
Урыслар мондый очракта "Нажрались!" дияр иде... Гади халыкны шулай мыскыл итәләр димени. Кертергә дә түгел аны яңадан Татарстан җиренә, йөрсен башкорт даласында җырлап. Безнең Илһам абый, Әлфия апалар кебек түгел шул алар - Татарстанның халык яисә атказанган исемнәрен алган башкорт җырчылары. Хөрмәтем бетте, гайрәтем чикте!!!
Өендә генә утырыр вакыты җиткән.