Филипп Киркоровның велосипедын урлаганнар
Рязандагы гастрольләре вакытында Филипп Киркоровның өч тәгәрмәчле велосипедын урлаганнар. Бу гадәти булмаган велосипед сәхнә реквизиты булган. Киркоровның “тимер атын” җирле филармония залыннан бер ир-ат буласын утыртып алып чыгып киткән. Моны залдагы камералар яздырган.
Филипп Киркоровның моңа бик нык кәефе киткән, чөнки ул “Филечка” дип аталган номерын тиешенчә күрсәтә алмаган.
Комментарии
менэ шулай пиарит итеп тормаса ,еламаса рейтингы тошэ шул анын.