Филүс Каһировның туачак сабыеның кем булуы билгеле, тик әлегә исем таба алмыйлар

Җырчы Филүс Каһиров икенче тапкыр әти булачак. "УЗИ икенчесен дә малай була диде. Мартта туачак. Хәзер исем уйлап баш каткан.

Хатын да уйлый, туганнар да, дуслар да. Гади генә, матур татар исеме кирәк. Заманча исемләр яклы түгелмен. Айдарга да исемне озак уйладык. Бик ерак китмичә генә, аңа да чын татар исемен кушасыбыз килде. Айдар исеменең яңгырашы да, мәгънәсе дә матур. Ә аннары, юлымда очраган Айдар исемле бар кешеләр да яхшы, тыныч холыклы, тормыш сөючәннәр. Улымның да шундый булуын телим.

Бала тугач, әлбәттә, тормышыбыз бөтенләй үзгәрде. Күп нәрсәгә икенче күзлектән карый башлыйсың. Күңел нечкәрә, җаваплылык арта. Иң мөһиме – бәхет ишәя!", дип белдергән Филүс "Шәһри Казан" газетасына.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии