Финил Измайлов: "Иң шәп татарча җырлар бары бездә!"

"Вконтакте" сайтындагы "Иң шәп татарча җырлар" төркеменең 77 меңгә якын дусты бар. Татар телендә ясалган төркемнәр өчен бу бик зур күрсәткеч. Нәрсә белән җәлеп итә соң алар халыкны?

 

"Татарча җырларны үзем яратып тыңлаганлыктан, шундый бер төркем ясарга булдым. Чөнки яшьләребез татар җырларына мохтаҗ. Әлегәчә социаль челтәрләрдә мондый сыйфатлы төркем юк иде. Бер нинди спамсыз, стабиль рәвештә яңартылып торыла бездә җырлар. Шуңа да халыкның күңеленә хуш килә ул. Ә инде аудиториягә килгәндә, бездә 18-22 яшьлекләр утыра, күбесенчә кызлар", ди әлеге төркем өстендә эшләүче егет Финил Измайлов. 

Төркемгә рәхим итегез: vk.com/tatarchamusic

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
26.08.2013 15:28:33

отличные татарские песни

Последние комментарии