Фирдүс Тямаев Мөслимнән бер кыз белән хатлар алышкан

Фирдүс Тямаев «Татмедиа» бинасында урнашкан әдәби кафега кунакка килеп, «Миллиард татар» сайтындагы посткроссинг ресурсында теркәлде. Анда теркәлү очраклы татар кешесенә оригиналь открытка җибәрү һәм шундый ук очраклы кешеләрдән хат алу мөмкинлеге бирә.
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев студент вакытта Мөслимнән бер кыз белән хатлар алышканын әйтте.
 
«Студент вакытта Мөслимнән бер кыз белән хатлар алыштык. Хатларга карата җылылык шуннан калган. Минем иң яраткан бүләк — ул открытка. Кечкенә вакытта открыткалар һәм маркалар җыя идем. Бүген дә туган көнемә открыткалар бүләк итсәләр, мин аларны бәйрәм үткәч укып утырам. Шундый рәхәт ул!» — диде Фирдүс Тямаев.
 
Фирдүс Тямаев «Татмедиа» бинасында урнашкан әдәби кафега кунакка килеп, «Миллиард татар» сайтындагы посткроссинг ресурсында теркәлде. Анда теркәлү очраклы татар кешесенә оригиналь открытка җибәрү һәм шундый ук очраклы кешеләрдән хат алу мөмкинлеге бирә.
 
«Афәрин! „Миллиард татар“ сайтында бер-береңә хат җибәрүне уйлап тапкансыз», — диде артист. Ул «Бәлки син мине яратасыңдыр?» дип хат язды һәм сайт очраклы рәвештә сайлаган кешегә - Казаннан Гөләндәм Фатхуллинаның адресына җибәрде. Фирдүс Тямаевтан открытка адресатына почта хезмәте аша барып ирешәчәк.
 
«Читтә яшәгән татарларга Казаныбызның матур күренешләре сурәтләнгән открыткалар җибәрсәң, моннан да җылырак сәлам булмаячак», — диде артист, открыткалар сайлаганда.
 
Фирдүс Тямаев әнисенә дә Нурлат районына хат юлларга булды. «Әни, сәлам! Иртәгә сиңа бер Камаз фураж килә. Урнаштырыгыз», — дип язып хатны почта тартмасына салды. Фирдүснең әнисе сигез ат, унбер үгез тота һәм 200 каз бәбкәсе алырга планлаштыра.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии