Фирдүс Тямаев: "Шатлыгымнан елый-елый җырларга чыктым"
Популяр җырчы Фирдүс Тямаев 10 яшендә төшерелгән видеосын инстаграм челтәренә кертеп, тамашачылары белән үткәннәр белән уртаклаша.
"10 яшьлек Фирдүс Тямаев. 26 ел элек җырлап йөри идем. Кияргә күлмәгем дә, чалбарым да юк иде, минем буй бәләкәй булгач, кием таба алмый идек. Базарга барып, миңа 2-4 размерга зур күлмәк белән чалбар алдык, шатлыгымнан елый-елый шул киемнәрдән әллә кем булып сәхнәгә җырларга чыктым. Ул вакытта ук мин Нурлатта звезда идем", - дип язган ул.
Комментарии