Гаилә корырга җыенган парларны мәҗбүри рәвештә ВИЧка анализ бирдертмәкчеләр

Август элек-электән туйлар ае булуы белән аерылып тора. Гаилә корырга теләүче яшь парларның күбесе туй көнен нәкъ менә шул чорга билгели. Бу – күптәнге традиция. Ә менә кагыйдәләр үзгәрми тормый. Заманасы шул.

Рос­потребнадзор идарәсе башлыгы Анна Попова, мәсәлән, гаилә корырга җыенган парларны, өйләнешер алдыннан, мәҗбүри рәвештә ВИЧка анализ бирдерт­мәкче. Аның бу тәкъдимен Россия Дәүләт Думасында да хуплаганнар. Ә сез ничек уйлыйсыз, мондый тикшерү кирәкме? Алайга китсә, өйләнешергә уйлаган парларны тагын ничек сынап була?

Лилия БОРМУСОВА, психолог:

– Мондый чараның кирәген тапмыйм. Бер-бер­сен яраткан ике кеше яңа гына олы тормыш юлына басарга җыена. Бу – алар өчен болай да бик катлаулы, җаваплы чор. Ә мондый өстәмә тикше­рүләр яшь парга психологик яктан зур зыян салырга мөмкин. Күп­ләр өчен туйга әзерләнү чоры зур стресска әверелә. Өстәвенә мондый тикше­рүләр аркасында туй көне дә ки­чектерелергә мөмкин. Кеше уртача 25 яшьтә гаилә корырга тулысынча әзер дип санала. Бу вакытта инде психик яктан сәламәт булган кеше үз сәла­мәтлеген биш бармагы кебек белә. ВИЧ һәм гепатитны тик­шерүне исә диспансеризация вакытында да үтеп була. Ә менә яшь­ләр­нең гаилә коруга әзерлеген психологик яктан тикшерә башласалар, бик яхшы булыр иде. Бүген бит гаилә кору очраклары никадәр күп булса, аерылышулар да шул кадәр.

Эльмира СӨЛӘЙМАНОВА, җырчы:

– Кирәкле гамәл бу. Яшьләрнең үзлә­ренә дә файдага гына бит. Мондый тикшеренүдән соң бер-берсенә булган ышанычлары тагын да артыр иде. Туй алдыннан пар­ларның бер-берсенә җенси яктан туры килү-килмәвен дә тикше­рергә кирәктер. Ник ди­гәндә, бүген бу яктан бер-берсенә килешмәгән парлар бик күп. Шуңа балалары да юк. Тик бу бер-берсен яраткан парларны кур­кы­тырга да мөмкин, билгеле.

Фәридә САФИНА, Татарстанның халык артисты:

– Яшьләр өчен бик куркыныч заманда яшибез. ВИЧ йоктыручылар турында да еш ишетергә туры килә. Ходай, сакланганны саклармын, дигән. Шуңа бик яхшы, мәҗбүри кер­телергә тиешле гамәл бу. Аннан башка ЗАГСка гариза кабул итми башласалар да, бик әйбәт булыр иде. Бу бит – балалар сәламәтлеген кайгырту. Җәм­­гыятьнең килә­чәге булган сабыйлар га­рип-гораба булып туарга тиеш түгел. Яшьләргә өй­ләнешкәнче бераз акча туплау бурычын да куяр идем. Юкса әти-әни акчасын туздырып өйләнешә­ләр дә, озак та үтми, аерылып та куялар. Алдан махсус тест та уздырырга кирәк. Әзерме алар өйләнешергә, әллә юкмы? Кечкенә генә булса да, бик мөһим психологик момент бу.

Миннур ШӘМСЕТДИНОВ, Питрәч районы мәдәният йортыдиректоры:

– ВИЧ – XX гасыр афәте. Бу һәркемгә мәгълүм. Тик, ни кызганыч, урамда XXI гасыр булса да, әллә ни үзгәреш юк. Яңа өйләнешү­че яшь парларны дәүләт кирәк дип санаган һәр нәрсә буенча да тикшерсәләр ярый. Бу бит – иң беренче чиратта, яшь парның үзе өчен кирәкле әйбер. Ә яшь гаилә исә – республика, илебез киләчәге. Ил нинди булса, аның эчке-тышкы халәте, киләчәге дә шундый була.

Алсу ЙОСЫПОВА, фармацевт (сентябрьдә кәләш булачак):

– Кеше бер-берсенә нык­лап ышангач кына өйлә­нешергә карар кыла. Шәх­сән безнең очракта бу шулай. Биш ел очрашып йөргән еге­т­емә кияүгә чыгарга җыенам. Мөнәсәбәт­ләребез озак еллар дә­вамында сыналган. Инде шуннан соң да бездән ниндидер өстәмә тикшере­нүләр сорый башласалар – көлке. Берәр кимчелеге, авыруы булган кеше моны сөйгәненә бүген булмаса, иртәгә барыбер әй­тәчәк. Ә ВИЧ-тестны яшьләр тормышына кысылу буларак кабул итәм.

Чыганк: "Ватаным Татарстан" газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
25.08.2015 22:28:27

ЗАГСсыз,никаһ укытып кына яшәүчеләр артыр могаен!

24.08.2015 13:57:40

Вот именно Сэмига Сэубанова!Загска барганчы ук яши башлагач, инде йоктырасы нэрсэлэр йогып беткэн, авырлы булган очракта балага да кучкэн була инде ул!
Димэк, бу процедура тагын бер артык мэшэкать булып кына калачак! Бюджетка акча савунын тагын бер эмэле инде бу, чонки тулэу бит справка артыннан йоручелэрдэн чыга.
Яучылап кавыштыру агентсволарына йоклэсэлэр бер хэл эле..

Последние комментарии