«Гаишниклар» юлда игезәк бала таптырган

Мәскәү-Волгоград трассасында гаҗәеп хәл булган. ГАИ хезмәткәрләренә постта корсаклы хатынга бала таптырырга туры килгән.

"Ford" автомобиле зур тизлектә постка килеп тукатаган. Хатынын бала тудыру йортына алып  барып җиткерә алмаган ир ярдәм сораган. Медиклар килеп җиткәнче, ГАИ хезмәткәрләре баланы анасы корсагыннан кабул итеп алган. Дөньяга кыз бала туган, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС. Медиклар белән хастаханәгә киткәч, хатын тагын бер бала тапкан. Монысы малай булган. Шулай итеп гаиләдә дүртенче һәм бишенче балалар дөньяга килгән.

 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии