«Галиягә 1 яшь» - котлау сүзләрен хәзер бәлештә дә язалар (ФОТО)

Бүген балаларның туган көннәренә матур язулы тортлар әзерләү модада. Әмма аеруча милли җанлы хуҗабикәләр бәлешкә өстенлек бирә. Баксаң, аның өстендә дә язу чыгарырга була икән. Фотодагы әсәрнең авторы - телевидение журналисты Чулпан Гарипова. Оригиналь бәлеш турында үзеннән сораштык.

- Чулпан, ничек башыңа килде?

- Туйлар уздырып йөргән арада кызыбыз Галиянең 1 яшен билгеләп үттек. Ресторан азыгына караганда, өйдә пешергән әйберне хуп күрәм. Шуңа күрә дусларыбызны да өйгә җыйдык. “Галиягә 1 яшь” дигән бәлеш пешердем. Кунакларга бик ошады.

- “Юбилярга” нәрсә бүләк иттегез?

- Кызыбыз никтер курчаклар белән уйнамый. Әтисе Ренат машина бүләк итте. “18 тулуга чын машина алдыртмаса ярый инде”, - дип шаярта ирем (көлә).

P.S. “Туйлар.ру” хезмәткәре беркөнне “5 яшь” дигән язулы тортка заказ биргән иде. “5 лет” дигәнне алып килгәннәр. Нишләмәк кирәк, өстенә каплап булмый бит инде – ашалды. Киләсе туган көнгә бәлеш пешерергә кирәк әле.

Торт икенче планда


Бәлеш пешерү остасы


Галиягә 1 яшь


Чулпан һәм Ренатның никах фотосы
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
24.09.2012 12:41:54

Галиягэ тиздэн 1яшь тэ 4 ай була инде Алла бирса, бу бэлеш фотосын сонрак казып чыгардылар просто))). Эльмира сина да ин изге телэклэр!!!

Галиягә 1 яшь тулдымыни инде!!!! Исән-сау үссен, авырмасын, әти-әнисенең куанычы булсын!!! Көнче күзләрдән, авыр сүзләрдән Ходай ерак тотсын.

18.09.2012 23:20:04

икенче юлы чигеп ясарга "Останы" чакырасы булыр инде)))... эх тар кунелле инде сез жэмэгать! тырнак астыннан кер эзлисез...

15.09.2012 14:13:28

сезгэ нэрсэ ошамый сон. мин киресенчэ чулпан унган хатын икэн дип карадым эле. чонки узем дэ бэйрэм уткэргэндэ гел узем пешергэн, япкан ризыклар б-н генэ бизэргэ яратам остэлне. Э кайбер хатыннар гупчим пешерэ белми эле.

14.09.2012 19:51:56

акчасын жэллэгэн нормальный тортка вот и все! бэлеш мондый кендэ болай да пешерелэ инде ул.

14.09.2012 18:56:36

бездэ бэлешне болай гына тугел,чигеп ясаган сыман ясыйлар!!!Э бу бэлеш житмесэ,тишелеп аккан да.

14.09.2012 13:16:45

Американы куптэн ачканнар инде!

Последние комментарии