"Gangnam Style" татарча яңгырарга мөмкин (ВИДЕО)

Үзенчәлекле кореялы җырчы кыска вакыт эчендә интернетта “йолдыз” булды. Youtube хезмәтендә урнаштырылган “Gangnam Style” җырын бүгенге көнгә 490 млн.нан артык кеше караган. Әле берничә атна элек кенә 300 млн. карау белән ул Гиннес рекордлар китабына кертелгән иде. Татар яшьләре аның җырын татарча башкармакчы.

PSY – Америка җырчысы булса бер хәл, әмма аның туган җире – Көньяк Корея. Җыр тексты корей телендә һәм артык зур мәгънәгә ия түгел. Җырда нәрсә турында әйтелгәнен 80% караучы аңламый дип фаразлап була. Шуңа да карамастан, PSY башкарган “Gangnam Style” көе күпләргә таныш. 

PSY инглиз телендә җырламаса да, аны күп кеше яратты. Клипта катнашучы кызларның азиат чибәрлеге дә күпләрне әсир итте. Дөньяга танылу өчен инглиз телендә җырларга кирәк дигән стереотип юкка чыкты.

 Бу җырга күптөрле пародиялар, каверлар һәм тәрҗемә иткән клиплар пәйда була башлады. Татарстанда да “Gangnam Style” җырының үз вариантын эшләмәкчеләр. Җыр үзе язылган икән иде. Хәзер нибары видео гына төшерәсе калган. Бу проект белән бер төркем Казан энтузистлары шөгыльләнә. Җырның исеме – “Oppa Kazan Style”. Проектның продюсеры Луиза Габитова сүзләренчә, мондый идея берничә ай элек килгән. Әле ул вакытта PSY популяр җырчы булмаса да, аның иҗаты күп кешеләргә ошаган. Шулай итеп бер төркем яшьләр бу җырның татарча вариантын эшләргә карар кыла. Бу эшкә бөтен таныш-белешләрне җәлеп итәләр. Алар арасында биючеләр, җырчылар, тавыш һәм видеоператорлары бар.

Башта текст язу проблемы килеп туа, ләкин Луизаның таныш кореялы кызы бу эштә ярдәм итә. Шуннан урысча тәрҗемә барлыкка килгәч, КФУның татар филологиясе факультетын тәмамлаучы Ләйсән Гыйрфанова җырны татарчалаштыра. Ә башкару эше татар эстрадасында танылган шәхесләр Роберт Исламов һәм Рамил Закиров җилкәсенә төшә.

Бу идея Луизаның дусты Дима Захаровка да килә һәм алар икәүләшеп төшерергә ярдәм итүчеләрне эзли башлыйлар. “Вконтакте” сәхифәсендә махсус төркем дә төзелгән. Бу видеоны төшерүдә теләсә кем катнаша ала.

Бүгенге көндә һава торышы начар булу сәбәпле төшерү эшләре тукталып тора. Әмма барлык техник кирәк-яраклар әзер һәм тиздән интернетта Kazan Style видеосын да күреп булыр дип ышандыра яшьләр.  

 

Чыганак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии