Гашыйклар көнендә башкалада 123 пар кавышачак
Гашыйклар көнендә Казанда 123 пар кавышачак. Әмма аларның саны тагын да артырга мөмкин, чөнки никахны теркәү турындагы гаризаны тантанага кадәр 3 көн кала бирергә була, дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән бәйләнешләр бүлеге.
Бу көнне "Казан" гаилә үзәгендә 69 пар никахлашачак. Килеп керешкә кунакларны Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты символлары - Алсу белән Итил каршы алачак.
Залда танылган квартет башкаруында музыка яңгыраячак. Матур бәйрәмнең мизгелләрен тере курчаклар белән фотосурәткә төшеп истәлеккә калдыру мөмкинлеге дә булачак.
Шул ук көнне "Казан" гаилә үзәгендә тиз арада йөрәгенә операция ясарга кирәк булган 9 яшьлек Ярослав Сухаревка ярдәм итү максатында хәйрия акциясе узачак. Әлеге акция барышында казанлылар һәм кунаклар спорт ярышларында, хәйрия лотореясында катнаша ала. Бәйрәм "Утлы тамаша" белән тәмамланачак, дип хәбәр итә "Шәһри Казан".
Казанның Идел буе районы буенча ЗАГС идарәсендә - 26, Киров районында 28 парның никахлашуы көтелә.
Комментарии