Газинур Фәйзуллин: "Мин әрмән түгел. Чиста татар егете" (ИНТЕРВЬЮ)

Соңгы вакытта яшьләребез арасында татар дискәтүкләре бик популярлашып китте. Моннан 4-5 ел элек кенә, Казанда айга бер мәртәбә, татарча дискәтүк үтә иде. Хәзер исә атнасына биш төрле дискәтүк уза. Әлеге чараларның яшьләр арасында тоткан урыны, сыйфаты турында "Курай" дискәтүгенең алып баручысы Газинур Фәйзуллин белән аралаштым.

- Газинур, әйт әле, татар дискәтүкләренең алып баручысы булу ничегерәк ул? 

- Беренче чиратта, алып баручы халык белән аралашып эшли белергә тиеш. Бигрәк тә татар дискәтүкләрендә. Безнең халык таләпчән бит ул. Шуңа күрә дә алдан төзелгән сценарий белән эшләмим. Сөйлисе сүзләр, әйтәсе фикерләр барысы да кич дәвамында, сәхнәдә туа.
 
- Еш кына татар дискәтүкләрендә билдән түбән уеннар, юмор белән очрашырга туры килә. Бу татар җанлы яшьләрне кимсетмиме?
 
- Безнең дискәтүкләрдә алай ук билдән түбән юмор бар, дип әйтмәс идем. Шәхсән үзем, андый юмор сөйләүдән качам. Уеннарга килгәндә, билгеле дискәтүккә 18 яше тулганнар гына йөри. Шунлыктан бераз олыларча уеннар уйнап алырга туры килгәли. Чөнки бирегә яшьләр халык җырларын тыңларга түгел, ә татарча аралашырга, күңел ачарга килә. Ничек кенә булмасын, кысаларны һәрвакыт саклыйбыз.
 
- Татарча дискотекалар нинди максат белән оештырыла?
 
- Татар яшьләрен берләштерү максатыннан оештырыла. Әгәр яшьләрне үзебезчә татар дискәтүкләре белән тәэмин итеп тормасак, алар башка күңел ачу урыннары эзли башлаячак бит.  
 
- Милләтеңне сорамыйча булдыра алмыйм. Күпләр сине ТНТ каналында баручы "Универ" сериалындагы Микаелянга охшата.
 
- Мин Әрмән түгел. Чиста татар егете. Әнием ягыннан килгән борын аркасында, күпләр Микаелянга охшата да инде. Игезәк мәллә сез? дип сораучылар да күп. 
 
- Әрмән борынлы татар малае син димәк?
 
- Академия бетергән "Универ" егете дисәм кызыгырак килеп чыга (көлә).

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
14.03.2013 15:37:43

кая ошаган инде, ошамаган...

Последние комментарии