Гөлдания Хәйруллина телевидениеда эшли башлаган

Татарстанның атказанган җырчысы Гөлдания Хәйруллина инде күптәннән берәр тапшыру алып бару турында хыялланган булган. Менә аның хыялы көтмәгәндә тормышка ашкан.

"Күптән түгел “ТНВ” телеканалы мине “Җырлыйк әле” караоке-шоу тапшыруын алып барырга тәкъдим ясады. Элек уемда берәр тапшыру алып бару хыялы бар иде, шулай итеп көтмәгәндә тормышка ашты. Рәхмәт чакыруларына! Башта булдыра алырмын микән дип куркып та куйган идем. Беренче тапшыруны төшергәннән соң, барысы да җайлашты. Үземә дә кызык булып китте. Газинур Фәйзуллин белән бергә алып барабыз. Үз эшенең остасы ул. Шунысы кызык: инде ике тапшыру эфирга чыкты, ә үземнең карый алганым булмады (көлә). “Газинур белән бик туры килеп торасыз”, - дип фикерләрен белдерделәр тапшыруны күргән кешеләр. Шулай булгач тамашачыга ошагандыр дип уйлыйм", дип белдергән җырчы Гөлдания Хәйруллина "Интертат.ру" электрон газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
04.11.2014 20:15:41

Үзең ярыйсы, әмма чәчең пумала шикелле, бер дә тарак күрми бугай ул чәчең.

Последние комментарии