Гөлдания Хәйруллинага онык бүләк иткәннәр

Татар эстрадасының популяр җырчысы Гөлдания Хәйруллина икенче мәртәбә әби булган, дип хәбәр итә "Челнинские известия".
Җырчының бердәнбер кызы Лилия һәм кияве Айдар Миннехановлар аңа тагын бер онык бүләк иткәннәр. Авырлыгы 2 килограмм 960 грамм, буе – 50 сантиметр. Якыннары сабыйга Мөнир дип исем кушканнар. Бер яшь тә җиде айлык беренче уллары Кәрим шулай итеп абый кешегә әйләнеп куйган. 
 
Гөлдания Хәйруллина үзенең бик тә бәхетле булуы белән уртаклашкан. Шулай да оныкларын мәрхүм иптәше Рөстәмнең күрми калуына үкенүен дә белдергән.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
16.10.2015 18:00:59

Голдания Зэйнэптэн байтакка олы. Э Зэйнэп эле 45 не генэ узды))

15.10.2015 18:45:06

Голданиягэ ничэ яшь сон? Эйтегез эле. Зэйнэп белэн икэу яшьлэрен яшерэлэр бит.Голдания 50не узган, Зэйнэп 50лэр тирэседер дип уйлыйм.
Котлыйбыз Голданияне, сау-сэламэт, бэхетле булсыннар!

Последние комментарии