Гөлгенә: Гаиләбезгә кайгы килгәч намазга бастым (ӘҢГӘМӘ)

Автор башкаручы һәм юмор остасы Гөлгенә юкка гына "Яулыклы такмаклар"ны җырлап йөрми, хәзер ул сәхнәгә яулык ябып чыга һәм хәтта намазын да укый. Күптән түгел Гарифҗан Мөхәммәтшинның Балтачта узган юбилей кичәсендә мулла: "Сәхнәгә яулыктан чыгып җырлаганын күргәч бик куандым", - диде Гөлгенә турында...

– Гөлгенә, син сәхнәдә генә яулык бәйлисеңме?

– Әлегә яулыкны сәхнәдә генә бәйлим. Бөтенләй яулык кию теләгем бар. Ләкин бу адымга ашыкмыйча уйлап барырга кирәк. Һәр кешенең дә үз вакыты килеп җитәдер. Күп очракта дингә баскан кешегә сәерсенеп карыйлар. Ә шул юлга баскан кешеләр, киресенчә, "ни өчен укымыйсың, укырга кирәк", дип үзләрен аксакалга санап өйрәтә башлый. Бу – үзеңне өстен күрү, изгегә санау дип уйлыйм мин. Кешене яхшы (дини) һәм начарга (динсез) бүләләр. Андый кешеләрне фанатиклар дим. Динне көчләп тагып булмый. Кешедә теләк туса, ул үзе сиңа килә, ул үзе синнән сораша башлый. Дөресен генә әйткәндә, рухи изге юлда булган кеше тыныч, хәтта тыйнак була. Ул беркемне дә үз дине белән борчымый. Һәм барча кешене дә тигез күрә. Мин ислам дине буенча намазымны укыйм. Калдырсам җыеп укыйм.

– Кайчаннан бирле намаз укыйсың?

– Беренче тапкыр намазны 19 яшемдә укый башладым. Кол Шәриф мәчетенә дә баргаладым. Ләкин ул вакытта төптән түгел, ниндидер илһам белән генә укып йөрдем. Тик аннары илһам бетә башлады, туктадым. Берничә елдан Аллаһы Тәгалә янәдән намазга бастырды.

– Яңадан башларга нәрсә мәҗбүр итте?

– Гаиләбезгә кайгы килде. Ул көннәрне дисбе алып "Әлхәм", "Раббәнә" догаларын туктаусыз укып чыктым. Һәм Аллаһы Тәгалә ярдәм итте, әле дә Аллага шөкер дим. Ул вакытта доганың ярдәмен нык сиздем. Ләкин "яхшылык тиз онытыла" диләр. Күбрәк кайгы-хәсрәт, яисә проблема килеп чыкканда гына Аллаһы Тәгалә искә төшә шул. Менә хәзер янәдән шул юлга бастым. Һәм бу юлдан китмәячәкмен. Ансыз яши дә алмыйм, гомумән, яшәүнең мәгънәсе дә юктыр. Минемчә, дога бик зур көчкә ия. Шатлык-сөенечләр килгәндә дә шөкерана кылып, Аллаһы Тәгаләне онытмыйча яшәргә кирәк.

– Көн дә иртәнге намазга торасыңмы?

– Һәркөн иртән кояш чыкканчы, таң атканга хәтле торырга кирәк дип саныйм. Мин үзем һәркөнне иртәнге 4тә, ягъни таң атырга 2 сәгать кала торам. Иң элек 1 стакан су эчеп куям. Иртәнге намазымны, аннары догалар укыйм. Барлыгы 2 сәгатькә җыела. Нәкъ менә иртәнге вакыт дога уку өчен бирелә. Иртән, әле дөнья уянганчы, дога бик тә тирән, мәгънәле итеп укыла. Торулары җинел түгел, әлбәттә. Акыл "торма, йокла, ял ит, үзеңне ярат бераз", ди. Шуңа күрә иң элек аңымны уятам. Аң уянса, торасың. Аннары физзарядка ясыйм, пранаяма белән шөгыльләнәм. Кич җитә башлагач, бал белән җылы сөт эчәм, чөнки сөт тынычландыра. Гомумән, сөтне чәй урынына эчәр идем, бик яратам. Ләкин аны көндез эчәргә киңәш итмиләр.

– Дусларыңның мөнәсәбәте ничек? Алар арасында дин юлына басучылар бармы?

– Дуслык дигәннән, нәрсә соң ул дуслык? Бергә шашлыкка чыгуны, дискотека-концертларга йөрүне, күңел ачуны, яисә эш буенча кирәк булганга аралашуны дуслык дип саныйлар, гадәттә. Бу дуслык түгел, бу бер-береңнән ләззәт, "кайф" алу дип атала. Бергә рәхәт, күңелле булганга кешеләр аралаша. Ләкин сиңа кайгы-хәсрәт килсә, андый кешеләр юкка чыга. Чын дус кына ярдәм кулын сузачак. Шулай да бөтен кеше дә чын дус була алмый. Минемчә, чын тирән дуслык изге кешеләр арасында гына була. Ә без барыбыз да эчтән аз гына булса да эгоист. Шуңа күрә мин кешедә иң элек яхшы сыйфатны күрергә тырышам. Начар якларын күрә башласам, ул турыда уйламаска тырышам, яхшы якларын искә төшерә башлыйм. Күбрәк үзебездә яхшы, ә кешедә начар сыйфатларны күрәбез бит. Бу тискәре якларны җиңү өчен зур ихтыяр көче, сабырлык кирәк. Ә аны Аллаһы Тәгалә дога аркылы бирәдер дип уйлыйм. Күп кеше дога укуны бушка вакыт уздыру дип саный. "Эшләргә кирәк, вакытыңны әрәм итеп дога укып утырма", диючеләр дә бар. Мондый юлга баскач, сиңа дус булып йөргән кешеләр китә, синнән курка башлый. "Ничек инде дога укыйсың? Син сектага эләккәнсең. Тилермә..." диләр. Нәрсә соң ул секта? Ул – бер идея белән яшәүче, бер кысаларда кайнаучы кешеләр төркеме.

– Дога укыганда якыннарың өчен теләкләр телисеңме?

– Намаз, дога уку ул – Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итү. Дога укыганда белгән, белмәгән кешеләргә дә теләкләр телим. Ләкин үземә берни дә теләмим, алай ярамый дип саныйм. Минемчә, укыган догалар белән син башкаларны саклый аласың. Күп кешедә "ә ни өчен мин ул кешегә ни дә булса теләргә тиеш?" дигән уй туадыр. Мондый уй һәрберебездә дә туарга мөмкин. Ләкин без бу җир йөзенә бәхеттә яшәр өчен генә түгел, ә имтихан бирер өчен дә туганбыз. Кемдер киләчәк белән яши. "Фатир, машина алам, дача салам..." ди. Киләчәк белән түгел, бүгенге көн белән, булганына шөкер кылып, биргән сынауларны кабул итеп яшәргә тырышам. Көнләшмичә, хәер биреп, изгелек кылып, ә иң мөһиме – барлык гамәлләрне дә ихлас күңелдән башкарырга кирәк. Калганын Аллаһы Тәгалә үзе бирер, кирәк дип санаса.

Чыганак: "Интертат.ру" сайты

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
01.11.2016 11:22:14

Имтихан бирү өчен генә туу сәеррәк инде сәерен, кешене башта ук имтихан бирмәслек әйбәт кеше итеп тудырып булмый микәнни соң?

Последние комментарии