Гөлгенә: «Тәре каршында басып тору куркытмады» (ВИДЕО)

19 гыйнвар көнне православие дине вәкилләре Качману (Крещение) бәйрәмен билгеләп үтте. Чумылдыру йоласы суга чуму яки коену һәм дога кылудан гыйбарәт. Әмма христиан динендәгеләр генә түгел, башка милләт вәкилләре дә бу чарада теләп катнаша.

Милләттәшебез, популяр юмор остасы, автор башкаручы Гөлгенә дә суга чумып таныш-белешләрен шаккатырды! Кайберәүләр башка дингә хөрмәт диеп, Гөлгенәнең бу адымын хуплады, ә кемдер, киресенчә, тәнкыйтьләде! 

 – Гөлгенә, кайсы бәкедә «су коендың»?

– Казансу елгасының Киров дамбасы янындагы өлешендә коендым! Мин барганда, сәгать көндезге 10 иде. Икенче кеше булып чумдым. Ул вакытта кеше дә юк иде әле, МЧС хезмәткәре саклап басып торды. Әле кайчан шулай МЧС вәкилләре һәм табиблар карап торганда суда коеныр идек?! (көлә)

– Бу адымга барырга нәрсә этәрде сине?

– Моның сәбәпләре берничә. Беренчедән, бу – сәламәтлек өчен файдалы. Узган ел ук салкын су белән коена башладым. Гадәттә, мунчадан чыккач, коедан 1 чиләк су алып коенам. Чыннан да, чыныгасың, яңадан туган кебек буласың! Чумылдыруга бару – ул табигать белән элемтәгә керү: һава, кояш, су. Табигать белән дус булырга кирәк. Икенчедән, үземне сынап карарга булдым. Булдыра алырмын микән, дидем.

– Алдан махсус әзерләндеңме?

– Әйе. 2 атна яланаяк карда йөрдем һәм ваннада салкын су белән коенгаладым. Чыныгу турында китаплар укыдым, табибларның фикеренә дә колак салдым. Интернеттан кешеләрнең чумганын карадым. Аннан соң дин ягыннан да мәгънәсен аңлыйсым килде, шуңа күрә бер мөселман динендәге кеше белән дә сөйләшеп алдым. Рухи һәм физик яктан әзерләнеп бардым.

– Тәре каршында басып тору куркытмадымы соң?

– Юк, куркытмады. Әгәр дә кешенең йөрәгендә башка дингә карата усаллык, әшәкелек хисе туа икән, бу – фанатизм, яисә атеизм сыйфаты. Мин һәр динне дә хөрмәт итәм. Төрле милләт һәм төрле диндә булган дусларым да бар: африканнар, кыргызлар, христиан, руслар, татарлар, индуслар. Мин аларны яратам, хөрмәт итәм. Ә алар мине. Безнең арада каршылыклар юк. Менә шул дини каршылыклар аркасында кеше арасында конфликтлар, талаш-сугышлар туа да инде. Аллам сакласын!

 

Чыганак: "Интертат.ру"

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии