Гөлнара Габидуллина: “Бала белән өйдә утыру бик рәхәт” (ИНТЕРВЬЮ)

Кайберәүләр, соңгы бер-ике елда сәхнәдә сирәгрәк күренгәнгә, җырчы Гөлнара Габидуллинаны күз уңыннан югалткандыр, бәлки. Бүген ул күңелле мәшәкатьләр белән мәшгуль: өйдә хуҗабикә булып утыра, бала үстерә.

Соңгы еллар Гөлнарага бер-бер артлы куанычлар китерде. Ашыкмыйча, үз бәхетен сабыр гына көткән җырчы кияүгә чыгып куйды. Озак көттермичә бәбиләре туды. Бүген кызлары Әминә 8 айлык. Күз тимәсен, бик актив, сөйкемле бала. Өйләренә килгән һәркемне елмаеп каршы ала. Аннан аерылып булмый. Әнисенә кушылып Әминә дә җырларга ярата. — Кызым да сәнгатькә тартылыр, ахры, — ди Гөлнара, елмаеп. — Бүген модада булган “Носа-носа”ны куйсам, кул-аяклары шундук хәрәкәткә килә, шартын китереп бии башлый. Ирем белән бөтен игътибарны, вакытны балабызга бирәбез. Ана булгач, дөньяга карашым, яшәү рәвешем, тормышым төптән үзгәрде. Бик рәхәт хисләр кичерәм!

“Йортыбызны ирем белән абыйсы төзеделәр” 

— Гөлнара, яңа нигезгә күченгәнсез. Мондый зур йортны кай арада җиткереп өлгердегез?

— Өйләнешкәч, Имәнлек урамында бер бүлмәле фатирда яшәдек. Каршыда гына урман, бик матур урын иде. Бу яклар безгә ошый. Шуңа йорт салганда да Идел буе районын сайладык. Өебез РКБ якларында, Волейбол үзәге тирәсендә, бик җайлы, тыныч урында. Каенлык та бездән ерак түгел. Табигать биредә бик матур.

Яңа нигезгә бер ай элек, 29 декабрьдә күчендек. Монда эшлисе эшләр, башкарасы ремонт шактый әле. Аш һәм юыну бүлмәсен, залны гына тәртипкә китердек тә күченәсе булдык.

Ирем бик уңган. Кулы бөтен эшкә ята. Янәшәбездә аның абыйсы яши. Йортны башыннан азагына хәтле икәү төзеп чыктылар. Тиз күченгән кебек тоела гына. Алар икәү генә булгач, төзелеш шактый вакытка сузылды. Эше күп бит.

Өй проектын да Тәүфыйк үзе уйлап тапты. Аңа бу эш яхшы таныш.

— Шәһәр эчендә үз йортыңны төзү һәркем хәленнән килә торган эш түгел. Тәүфыйк нинди өлкәдә көч куя?

— Ирем авыл хуҗалыгы юнәлешендә белем алган. Эшмәкәр ул. Эше төзелеш белән бәйле. Гаилә өчен булсын дип бик тырыша, вакытын да, көчен дә кызганмый. Бер нәрсәгә мохтаҗлык кичергән юк. Барысын табып тора.

— Ирең белән ничек танышкан идең?

— Ул Әтнә районының Мәрҗән авылыннан. Өч елга якын очраштык. Ә танышу очраклы килеп чыкты. Дус кызлар белән кафега бардык. Арабызда берсенең дус егете дә бар иде. Үз чиратында ул да дустын чакырган. Тәүфыйк булып чыкты ул. Икенче юлы тагын бергәләшеп кафеда очраштык. Әмма сөйләшүләр әллә ни бәйләнеп китмәде. Бәлки, Тәүфыйк тәвәккәлләмәгәндер. 23 февраль якынлаша иде. Мөмкинлектән файдаланып, аны котлыйсы иттем. Бер шалтыратуым җитте, шуннан очраша башладык. Бер-беребезне ошаттык, тартылдык.

— Ә гаилә корганга ничә ел булды?

— 2009 елның ноябрендә Кол Шәриф мәчетендә никах укыттык. Ә язылышуны 2011 елда гына башкардык.

— Тәүфыйк кайсы яклары белән күңелеңне яулады?

— Бик юмарт ул һәм көнче түгел. Башта шул яклары әсир итте. Сәхнә кешесе өчен бу мөһим сыйфатлар. Әгәр кичләрен концертка киткәндә теләмичә җибәрсә, эш бармас иде. Тәүфыйк мине аңлый. Кирәк җиргә үзе илтә. Кайчак өчәүләшеп барабыз. Мин җыр яздырганчы, ул бала белән машинада көтеп тора. Аңлашып, яратышып яшибез. Иремнең исеме җисеменә туры килә.

— Тәүфыйк җырламыймы соң?

— “Син душ сандугачы”, — дим, шаяртып. Чөнки юынганда үзалдына һәрчак җырлаштыра. Ә болай кунакларда, дуслар янында җырлатам димә инде. Моңланганын кызым белән миннән кала берәүнең дә ишеткәне юк.

— Гөлнара, 30 яшьне узгач кына гаилә кордың. “Кайчан кияүгә чыгасың инде?” — дип аптыратучылар да күп булгандыр?

— Чыннан да: “Кайчан чыгасың инде? Ялгыз калмам микән дип борчылмыйсыңмы? Әйдә, уйла бу хакта”, — дип еш әйтәләр иде. Нинди борчылу?! Бу хакта уйлаганым да булмады. Игътибар бирмичә, мондый сүзләрне колак артыннан гына җибәрә идем. Бөтенесен шулай тирән уйласаң, чума гына барасыңдыр ул. Мин андый түгел. Кияүгә чыгарга кирәк дип кенә кемгәдер ябышып гаилә кормас идем. Иң мөһиме — күңелең кушкан кеше белән булу. Яратып чыккач, яшәү рәхәт.

“Бала белән өйдә утыру бик рәхәт”

— Кызыгыз Әминә ничек соң?

— Ул да сандугач булды бит әле (көлә). Җырлый. Кунаклар килгәч тә шулай. Башта бераз оялып торган була да, аннан ачылып китә. Салмак көйләрне тыңларга ярата. Яңа җырга бик тиз кушыла.

Әминә бик тере. Икәүләшеп көн саен урамга чыгабыз. Саф һавада булырга ярата. Монда күченгәч, эт алган идек. Аңа Трой дип кушамат бирдек. Эткә дә елмая белә кызыбыз, тавышыннан курыкмый. Барысын да якын итә тагын үзе (көлә).

— Гөлнара, бала тапкач та үзгәрмәдең син. Гәүдәң кыз вакыттагы кебек саклан­ган. Берәр чара күрәсеңдер?

— Без гел өйдә. Фитнес-залга йөрисе дә юк, дим, шаяртып. Бер минут та тик утырмыйбыз. Бер кулда бала, икенчесе белән гел нидер башкарам. Мин иелсәм, ул да иелә, мин күтәрелсәм — Әминә дә. Бөтен эшне икәү эшлибез (көлә). Тазарырга җай юк әле. Көне буе хәрәкәттә булу артык авырлыктан саклый, күрәсең.

Дөресен әйткәндә, бернинди чара да күрмим. Ашарга бик яратам (көлә). Вакыт булса, әллә ниләр пешерәм. Кухняны бик үз итәм. Иремне гел өй ризыклары белән сыйлыйм. Сатып алганны, әзерне яратмыйм. Көн саен сап-сары йомыркадан токмач басам. Бәлеш, пәрәмәчләрне еш пешерәм. Ризык әзерләү миңа бер кыенлык та тудырмый.

Баланы имезгәч, туклануга сак карыйм. Икенче ашларга итле соусны кетчупсыз әзерлим. Кишер һәм суганны күбрәк турасаң, болай да тәмле була ул. Майонезны да кулланмаска тырышам. Аш, боткалар белән тукланам. Җиләк-җимеш ашамыйм. Аларның күбесе чын түгел бит. Кызым хакына барыннан да тыелам.

— Баланы урнаштыру өчен бакчага чиратка язылдыгызмы әле?

— “Кояшлы шәһәр” микрорайонында яңа балалар бакчасы ачтылар. Шунда 2014 елга дип язылдык. “Көтегез. Әминәгә 2 яшь тә 2 ай булганда, чираты җитәчәк”, — дип җавап юлладылар. Бик нәни була бит әле, дип тә уйлыйм. Вакыты җиткәч, карарбыз. Әле өйдә дә рәхәт. Бала белән утыру, иремә ашлар әзерләп, аның эштән кайтканын сагынып көтү миңа бик ошый (көлә).

— Гөлнара, Әминәне тудырганда сиңа 35 яшь иде. Бу вакытта бала табу тагын да читенләшә, диләр. Үз тәҗрибәңнән чыгып, ни диярсең?

— Юк, алай дип уйламыйм. Баланы ничек тудыру беренче чиратта кешенең үзеннән, аның организмыннан тора. Моңа алдан ничек әзерләнү дә зур роль уйный. Сине куркытып сөйлиләр һәм шуның аркасында төшенкелеккә биреләсең, үзеңне шуңа күндерәсең икән, әлбәттә, читен. Мин гел позитив ягында, бар да яхшы узачак, дип яшим. Билгеле, бала тудыру берәүгә дә җиңел бирелми. Әмма моңа 35 яшь сәбәпче түгел. 20 яшемдә дә шулай дияр идем кебек.

Йөклелек чорында күп хәрәкәт иттем, табиб кушканнарны үтәдем. Бу процессны җайлы, проблемаларсыз уздырып җибәрдем.

“Мин — умартачылар кызы” 

— Гөлнара, газизләреңә килгәндә, әниең Гүзәлия апаның бик оста умартачы бу­луы турында ишетеп белә идек. Бу шөгыле әле дә үз көчендәме?

— Әти-әнием икесе дә пенсиядә. Әнием умартачылык белән күптән мавыга. Дөресрәге, моңа кечкенәдән өйрәнеп үскән. Әби-бабам да умарта тоткан. Шуңа, әти-әниең кемнәр, дисәләр, елмаеп, “Мин — умартачылар кызы”, — дим. Урман безгә якын. Шуңа умарта тотар өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Балыбыз да сыйфатлы. Ел саен сатып ала торган даими клиентларыбыз бар. Бал елныкы елга җитми дә, бетереп баралар. Әти-әни безне дә чын балдан өзми.

Әти-әнием бик матур җырлыйлар. Гаиләбез шат күңелле, җыр-моңга гашыйк. Әни ягыннан баянчылар да бар. Сеңлесе Рәзилә апа “Мунча ташы” ачылган мәлләрдә анда уйнап йөрде.

— Син ике энеңә бердәнбер кадерле апа. Бүген туганнарың кай тарафларда го­мер итә? Алар ни белән мәшгуль?

— Төпчек энем Илдар өйләнде. Хатыны Гөлшат белән Болгарда яшиләр. Бәби көтәләр. Табиблар, малай булачак, дигәннәр. Инде исемне дә уйлап куйдылар. Исән-имин тусын, дип телибез. Илдар Казан дәүләт ветеринария академиясен тәмамлаган иде. Аннан соң читтән торып юридик белем алырга булды. Тиздән анысын да тәмамлый.

Миннән соң туган энем Айдар исемле. Ул әти-әни янәшәсендә яши. Алабуга милиция институтында белем алды.

— Каенана-каенатаң ничек яшәп ята?

— Әнием Рәйсә, әтием Гаделҗан да лаеклы ялда. Бик матур яшиләр. Үрнәк гаилә дияр идем. Әти-әни бик ачык, гади, тырыш кешеләр. Алар янына кайтуы рәхәт. Гел ярдәмнәрен тоеп яшибез. Бу арада, кышкы юл дип, кайтуны бераз сирәгәйттек әле. Балага прививкалар ясаткан идек. Шуңа өйдә генә утырабыз.

“Бездән кеше өзелми” 

— Гөлнара, Тәүфыйк гел эштәдер. Әминә белән көннәрне ничек үткәрәсез?

— Мин генә түгел, кызым да әтисен бик сагынып тора. Ирем төнлә кайтса да, уяна, бер-ике тапкыр елмая, чап-чоп үбешеп алалар да, сабый борылып ята.

Үз йортыбыз булгач, шөгыль җитә монда. Тәүфыйк тырыша, иртән бөтен эшне бетереп, кардан чистартып, юллар ясап китә. “Бераз Әминә белән утыр. Үзем көрим”, — дим. Авылдагы кебек, кар көрәү рәхәт бер процесс бит. Әмма бик чыгып булмый. Бала кулга ия­ләшкән, тынгысызлана башлый. Яткырып торам димә.

— Имәнлек урамында яшәгәндә каршыдагы урманга йөри идегез. Хәзер чаңгыга чыккалыйсызмы?

— Анда бик еш йөри идек шул. Җырчы дуслар бергәләшеп, чәйләр әзерләп, коймаклар пешереп чыккан чаклар да булды. Хәзер сирәгәйттек. Бала белән йорт тирәсендә генә йөрибез.

— Ачык күңелле Гөлнараның кунаклар яратканын да беләм. Җырчылардан кем­нәр белән тыгыз элемтәдә торасыз?

— Бездән кеше өзелми. Кунакларны чыннан да яратабыз. Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисовалар гаиләсе белән бик дус яшибез, кунакка йөрешәбез. Айгөл Бариева, Нурзадә, Фәридә-Алсу, Роберт Ямгуровлар... Дусларым күп. Күңел ачу урыннарына да бергә йөрибез. Күңелсезләнеп утырганыбыз юк.

— Ә эшкә кайчанрак чыгарга планлаштырасың?

— Концертлар куеп йөрүдән тыш, Имәнлек урамындагы музыка мәктәбендә балаларга вокал дәресләре бирәм. Андагы укучыларымны да бик сагындым. Хәлебезне даими белешеп торалар. Тик декрет ялын бетермичә чыкмаячакмын әле. Бөтен җылымны, вакытымны сабыйга бирәсем килә. Болай Тәүфыйкның да күңеле тынычрак. “Сез тәүлек буе өйдә булганда, кайтып керүе дә рәхәт”, — дип гел әйтә.

Лилия ЙОСЫПОВА 
Чыганак. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
21.02.2013 12:46:42

Кемнен -кемдэ ни эше бар))))Бэхетле генэ булсыннар)))
Голнарага унышлар телим)))Бэхетле булсын)))Голнара килендэше б-н бик ошаганнар икэн)))

18.02.2013 15:58:06

Короче,Гэлнара узе тэкъдим ясаган булып чыга))))Ярый эле,утызда алганнар(((

Последние комментарии