Гөлнара Сабирова “Барс-Медиа”дан ник киткән?

Популяр җырлар авторы Гөлнара Сабированың кызыклы гына “хоббие” бар – ул эшләр алыштыра. “Татарстан яшьләре” газетасында шактый гына эшләгәннән соң, Сәламәтлек саклау министрлыгына пресс-атташе булып урнашкан иде, аннары “Барс-Медиа”га күчте. Инде аннан да киткән. Хәер, иҗади кеше өчен бер урында мүкләнеп ятканчы, һәрвакыт эзләнүдә булуың хәерлерәктер. Гөлнарадан “Барс-Медиа”дан ник киттең дип сорадык.

– Минем эш түгел икән, шуны аңладым, – диде Гөлнара кыска гына итеп.

– Инде нишләмәкче буласың?

– Тәкъдимнәр күп, әлегә сайланам, планнар корам.

– Иҗади планнармы?

– Әйе, журналистикада эшлисем килә.

– Алайса, якын арада журналист Гөлнара Сабированы күрә-ишетә-укый алырбыз?

– Алла боерса.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
29.01.2012 21:07:06

охшаган шул,Гөлнараны күргәч, искә төштеләр...

фигуралар бардыр инде ул,ну,мондыйлары бик сирәәәк.
Молодис Гөлнара!!!!

29.01.2012 17:26:14

Клеопатраны кургэнен бар ахыры Фиргэвен малае.

29.01.2012 15:28:38

Фигурасы бик әйбәт бит,нигә хурлыйсыз?
Клеопатра тучне!!! Матур хатын!!!
Ах!!!дияр идем...

29.01.2012 11:22:26

да Клеопатры еще....
Күп җөрергә генә ярата. Ә утырып эшлэр өчен башка сыйфатлар кирэк

29.01.2012 10:14:59

Клеопатра молодис ул!!
күп җергән күп белгән!!

шулай гына тормыш тәҗрибәсе тупларга була.

татар халкында,дөньялар гизеп гыйбрәт ал,дигән әйтем бар.

бәхетле бул,уңышлар юлдаш булсын үзеңә Гөлнара.

28.01.2012 20:45:09

Гафу итегез,нормаль кеше эштэн эшкэ сикереп йорми,че то не то монда.

28.01.2012 00:53:42

Югалып калаторганнардан тугел.

27.01.2012 20:05:12

,бер чикерткә булды инде ул балакай, кая барып бәрелергә белми. ТВ да нәрсәдер кыҗратырга маташып бакты, булдыра алмады...үҗәтлеге шул мишәрлегеннән килә инде.

27.01.2012 19:59:06

Мина ТНВда;Кара- каршы тапшыруы Голнара белэн ныграк ошый иде.

Последние комментарии