Гөлнара Тимерҗанова гастрольгә йөрүне күз алдына да китерә алмый
Гөлнара Тимерҗанова «Шәһри Казан» хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында нәни кызы Айзифа турында сөйләгән.
- Кызыбызга 11 ай булып килә. Йөреп китәргә маташа. «Әттәттә», «Идел» «мәм-мәм», ишектәге кыңгырау тавышын ишетсә, «дин-дин» ди. Ә менә мине «әннә» дип әйтми нигәдер. Аның каравы, телевизордан яки фотоларда күрсә, бармагы белән төртеп елмая. Аның, әнисенең җылы куенына сыенып, «мес-мес» килеп йоклаганын тоеп, үземнең ерак гастрольләргә чыгып китүемне күз алдына да китерә алмыйм.
Комментарии