Гөлназ Асаева Лободаның җырын урлаганмы?

Социаль челтәрләрдә Гөлназ Асаеваның "Оныта алмыйм" җыры - рус эстрадасы җырчысы Лободаның "Случайная" җырының плагиаты, дигән имеш-мимешләр барлыкка килде.
Чагыштыру өчен хәтта ике клипны кушып видео да ясаганнар.
 
Гөлназ Лободаның җырына охшатып җыр яздырганмы? Кыскасы, җыр урланганмы? Үзеннән сорыйк әле.
 
- Җырның авторы - Илдус Дәүләнов. Лободага килгәндә, үзен дә, җырларын да яратмыйм. Хәзер, гомумән, җырлар бер-берсенә охшаган, җырчылар күп, буа буарлык! Авторларның кайлардан фантазиясе җитсен? (көлә)

Бу җырны плагиат дип санамыйм. Ә плагиат булса, ни булган? Кайбер җырларны бөтенләй үзгәртеп тә тормыйлар. Текст гына үзгәрә дә, җыр 100% хит була, - ди Гөлназ Асаева.

Аның сүзләренчә, плагиат итеп саналыр өчен билгеле бер музыкаль фразалар төгәл туры килергә тиеш. "Ә бу җырда бөтенләй башкача, шулай да мотив охшаган", - ди ул.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии