Гөлназ Асаева: "Туй булачак. 400дән артык кунак җыела"

"Туй булачак, Аллаһ боерса. Апрельдән соң үткәрербез дип уйлыйм. Инде әкренләп әзерләнә дә башладык. 400дән артык кунак җыела", дип белдергән җырчы Гөлназ Асаева Алинә Айдаровага биргән әңгәмәсендә.
- Кияүдә булу ничек?
 
- Рәхәт! Без ике елга якын аралашып, очрашып йөрдек. Өйләнешү турында уйланып йөри идек. Башта әти-әниләрем каршы булды. «Вильдан яшь», — диделәр. Аны белмәү сәбәпле, аны җитди егет дип уйламадылар. Хәзер инде башкача. «Кияү, кияү», — дип кенә торалар.
 
Минемчә, гаиләнең халәте хатын-кыздан тора. Һәр ир кеше бала кебек ул. Аны ир итә белергә, мактап, канатландырып торырга кирәк. Бар да яхшы булыр, Аллаһ боерса!
 
- Каената, каенана белән мөнәсәбәтләр ничек соң?
 
- Күпләр ирләренең әти-әнисе белән уртак тел тапмый. Миндә исә киресенчә. Мин аларны беренче күрүдән үк яраттым. Хөрмәт итеп: «Әти, әни», — дип эндәшәм.
 
- 22дә кияүгә чыгармын дип уйлаган идеңме? Иртә түгелме?
 
- Минемчә, 22 яшь — кияүгә чыгар өчен менә дигән вакыт. Иртә дә, соң да түгел. Без бергә үсәбез, бергә тормыш тәҗрибәсен туплыйбыз.
 
- Туйлар көтеләме соң?

- Туй булачак, Аллаһ боерса. Апрельдән соң үткәрербез дип уйлыйм. Инде әкренләп әзерләнә дә башладык. 400дән артык кунак җыела. Әле пандемия булгач, күп кеше җыю да куркыта. Мин беренче тапкыр кияүгә чыгам, шуңа күрә туйсыз булмый инде. Соңгысы да булсын, амин. «Бәлки кирәкмәс», — дигәч, Вильдан: «Юк, туйсыз булмый, мин әйбәт туй уздырырга тиеш», — диде. Без барыбыз да матур күлмәк киеп кияүгә чыгарга хыялланабыз бит. Шуңа күрә булыр, Алла боерса!
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии