Гөлназ Асаевага егете кыйбатлы машина бүләк иткән! (ФОТО)

Күптән түгел генә Казаннан Уфага күченеп киткән яшь җырчы Гөлназ Асаевага сөйгән егете Mercedes машинасы бүләк иткән. Ләкин Гөлназ мондый зур бүләкне алудан баш тарткан!

 - Ул – Казан егете, бер-беребезне кечкенәдән белсәк тә, ике ел элек кенә очраша башладык. Гел Уфага килеп йөри. Гашыйклар көненә, кызганыч, килә алмады, ләкин бүләген курьер аша җибәрде. Машинага килгәндә, минем өчен ул - зур бүләк. Бу дөньяда болай гына берни дә булмый, аңа җавап итеп барыбер берәр әйбер кирәк булыр иде. Иң яхшысы: үз көчең, үз тырышлыгың белән сатып алу, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Асаева. 

Аның каравы, Гөлназ әйтүенчә, бу хәл клип төшерү өчен менә дигән идея булган. “Сау бул, җаным» җырының клибында егете Гөлназга машина бүләк итә. Клип 8 мартта экраннарга чыгар, дип көтелә. Җырчы машина йөртә белсә дә, әлегә аның машина йөртү таныклыгы юк. “Быел җәй “права” алачакмын, Алла боерса”, – диде ул.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
17.02.2016 09:03:05

курьер аша жибэрерлек булгач,мерседестыр инде!!!

17.02.2016 08:05:32

Баш тартып дорес эшлисен. Син анын алдында гомергэ бурычлы булып каласын. Ярый эйбэт кенэ булып икегез бергэ кавышып яшэсэгез. Куз алдына китерик,син икенче бер егеткэ киягэ чыгасын, э узен элекке егетен булэк иткэн машинада йорисен- эйбэт тугел. Беренче егетнен собственносте булып калачагын кон кебек ачык: ул ничек тели, син ана берсузсез буйсынырга тиешсен. Кирэкме сон бу эйбер?

Последние комментарии