Гөлназ Батталова Мәскәүдә актриса һөнәрен үзләштерә (ФОТО)

Бүгенге көндә читтән торып ГИТИСның өченче курсында укучы яшь җырчы Гөлназ Батталова төркемдәшләре белән А.С.Пушкинның “Пир во время чумы” спектакленә әзерләнә. Җырчыга зур миссия йөкләнгән: ул спектакльдә төп роль – Мерины башкарачак. Премьера үзе яз айларына планлаштырыла. Әлегә репетиция бара.

Узган елны Гөлназ Батталова Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган иде. Шул уңайдан Казандагы рестораннарның берсендә сольный концертын уздырды. Җырчының беренче концертына остазы Венера Әхәт кызы Ганиева да килгән. Шулай ук Гөлназның якыннары, иҗатташ дуслары һәм аның җырларын сөюче тамашачы булган. ГИТИСтан тыш, җырчы параллель рәвештә Казандагы ИЭУПта менеджмент һәм маркетинг һөнәрләрен үзләштерә. Анда да читтән торып укый. Диплом алырга тагын ике елы калып бара икән.

- Дөресен әйткәндә, Чаллы шәһәрендә мәктәпне тәмамлаганда, минем Мәскәүгә ГИТИСка укырга керү теләгем бар иде. Актриса буласым килде. Әмма шундый зур шәһәргә барырга курыктым. Ул чагында үземә ышанып та бетмәгән булганмындыр инде. Ниндидер уңышларга ирешер өчен Казан шәһәреннән башлау дөрес булыр, дидем. Вокал буенча югары белем алырга дип, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Венера Әхәт кызы классына укырга кердем. Аллага шөкер, аны кызыл дипломга тәмамладым. Анда укыган вакытта ГИТИСка эләгер өчен мин өч ел рәттән “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнаштым. Бары өченче тапкыр катнашканда гына мине жюрида утыручылар күреп алды. Жюрида ГИТИСның мәртәбәле педагоглары утырды. Тырыша торгач, әлеге фестивальнең лауреаты булдым һәм мине алар ГИТИСка чакырып калдылар. Казан вокал буенча сәләтемне үстерсә, актерлык ягыннан Мәскәүгә юл тоттым , - дип сөйләде Гөлназ Батталова.

Татарстанда җырчы күпләргә таныш. Әмма Мәскәүгә килгән яшь җырчыны беркем дә колач җәеп каршы алмый. Хәтта баштагы мәлләрдә аңа авырга туры килә. Чөнки уку барышында кайбер педагогларның: “Гөлназ, уйлап бетер. Сиңа актриса булу кирәкме? Син бик матур җырлыйсың. Бәлки җырчы гына булып калырсың”, - дигән сүзләреннән тәмам күңеле төшә. Әмма җырчы үз-үзен кулга алып, ныклап эшләргә тотына. Аның өчен диплом да түгел, ә чын актриса һөнәрен үзләштерү мөһим була. “Мин монда диплом өчен укырга килмәдем. Аңлыйсызмы? Минем белән актерлык осталыгы буенча мастерларның эшләвен телим”, - дип сүзендә үҗәт тора. Холкы белән үз максатына ирешүче Гөлназ Батталова нәтиҗәне күрсәтте. Тиздән ул сәхнәгә төп рольдә чыгачак.

Әсәрнең үзенә килгәндә, заманында А.С.Пушкин инглиз шагыйре Джон Вильсонның 1665 елгы Лондон чумасына багышланган “Чумный город” пьесасын тәрҗемә итеп, бер фрагментын “Пир во время чумы” трагедиясендә куллана. Җырчы куелачак спектакльнең авыр атмосферага алып кереп китүен әйтеп узды. Шулай ук репетицияләр вакытында төрле образларга кереп, ниндидер рәхәт төсмерләр алуын да ассызыклады.

- “Пир во время чумы” трагедиясе болай да җиңел укыла торган әсәр түгел. Ә сәхнәдә аны кую тагын да авыррак. Миңа бирелгән Мери образын да ачуы җиңелләрдән булмады. Тыштан караганда ул мөлаем, тыйнак кыз, ә эчендә аның шайтаны утыра (елмая). Бер күренештә мин кып-кызыл күлмәктән һәм иренемә кып-кызыл помада буяп чыгам. Минем эчке халәтемнән чыгачак агрессияне уйнаганда ук сизеп алырлар дип уйлыйм. Шулай ук, мөселман кызы булсам да, муеныма тәре асып чыгарга туры киләчәк. Ул тәре чын түгел, әлбәттә. Картон кисәгеннән кисеп, аңа кара скотч чорнап үзем ясадым. Репетиция вакытында тәре асып төшкән берничә фотомны Instagram битемә куйгач, “Син бит мөселман кызы. Ничек тәре асып уйныйсың инде?!” - дигән эчтәлектәге хатлар килә башлады. “Спектакльдә мин Гөлназ Батталова түгел, ә Мери. Аңлыйсызмы? Бары Мери образын ачып бирәм”, дип аңлаттым. Миңа үземнең холкыма туры килмәгән образларда уйнавы ошый. Әлбәттә, тормышта мин Мери кебек түгел. Аның образын ачып бирә алырмынмы-юкмы, бу минем үземдә дә зур кызыксыну уята, - диде җырчы.

Гөлназ Батталова катнашуындагы спектакльнең премьерасы ГИТИСның махсус театр бинасында Мәскәү үзәгендә куелачак. Ул спектакльгә бар кеше дә эләгә алачак. Төгәл премьера көнен билгеләмәгәнгә, әлегә билетлар сатуга чыкмаган. Шулай да җырчы Мәскәүдә яшәүче татарларны, бирегә Татарстаннан укырга килгән студентларны җан атып торырга чакыра.

Чыганак: "Интертат.ру" сайты

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
04.02.2015 21:48:20

Секс-микслар, порнухалар турында язмыйк әле, җәмәгать, бераз әдәплерәк булыйк яшьләр алдында.

04.02.2015 10:42:30

Гольназ бугенге кондэ татар шоу сэхнэсендэ ин сексуаль жырчы,аннан да матурырак хэм сексуальлерэклэрне курмим сэхнэдэ.

Последние комментарии