Гөлназ Сәфәрова бармен булырга әзерләнә

Тиздән популяр ди-джей Гөлназ Сәфәрованы Казанда төшереләчәк “Булган бар!” исемле яңа фильмда күрә алачакбыз.

Фильмның режиссёры - Азат Садыйков, ә сценариесен Рафис Нуруллин язган. Күпләр Азат Садыйковны татар җырчыларының клипмейкеры буларак та белә. Операторлардан Лос-Анджелеста кино төшерү серләренә өйрәнеп кайткан Казан егете Эльнар Мөхәммәдьяров катнашы көтелә.

“Булган бар!” фильмы 30 минутка сузылачак. Шушы вакытны үз эченә алган “видеотасма”да олы һәм яшь буын арасындагы мөнәсәбәтләргә урын биреләчәк. Фильм, нигездә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын истә тотып төшереләчәк. Чөнки төп рольдә бабай образы булачак. Әлегә шушы образга К.Тинчурин һәм Г.Камал театрыннан актерларны сайлау бара. Шулай да башка рольләрдә кемнәр уйнавы турында мәгълүмат бар. К.Тинчурин артисты Ирек Хафизов, продюсер Алмаз Сәмигуллин, “Татар радиосы” ди-джейларыннан Әбри Хәбриев белән, әлбәттә инде, Гөлназ Сәфәрова үзе.

- Күптән түгел миңа фильмда төшәргә тәкъдим ясадылар. Бик теләп ризалаштым. Чөнки минем берәр фильмда төшеп карау теләгем бар иде. Төп рольдә уйнамасам да, бирелгән образны ачып салу бик үк җиңел буласын да әйтә алмыйм. Төшереләчәк “Булган бар!”да миңа бармен кыз образын бирделәр. Мондый образда сәхнәгә дә чыкканым булмады. Карап торышка бик куркыныч образ инде ул. Чөнки стилистлар минем тәнемдә татуировка һәм пирсинг буласын әйттеләр. Әлбәттә, ясалма татуировка булачак. Шулай ук пирсинг дигәннәре дә ялган яки ябыштырылып кына куелачак. Гадәти тормышта мин аларны эшләтмәс идем. Чәчемә килгәндә, аңа алсу төс кертәчәкләр. Ә менә тырнаклар!? Анысын стилистлар кара төскә буйыйбыз дип торалар. Авызда чәер булачак (көлә). Өстәвенә колакчалар киеп, нәрсәдер тыңлап йөрим. Күз алдыгызга нинди образ буласын китердегезме инде? Менә шундый “неформал” кыз булып уйнарга әзерләнәм. Болай образ үзе миңа бик ошады, - диде Гөлназ Сәфәрова Intertat.ru хәбәрчесенә.

Сюжетның асылында яшь буынның сугыш ветераны булган бабайга карата начар мөгәлләмәсе күрсәтеләчәк. Төп герой авыр хәлләргә юлыга. Әмма юлына очраган кешеләр белән аралаша торгач, авырлыкларның чүп кенә икәненә инана. Чөнки моңарчы ул моннан да куркынычларын җиңеп чыгарга көч таба алган. Яңа очраган әңгәмәдәшләре белән мәдәни һәм җанын тетрәндергән темаларга сөйләшүен дә күрә алачакбыз. Иң куркынычы – коралланган карак белән күзгә-күз сөйләшүе булачак. Ә фильмның ничек бетәсен һәм Гөлназ Сәфәрованың яңа образын ачып салу-салмавын тиздән “Булган бар!” фильмын карап, тиешле бәяне үзегез бирерсез.

Чыганак: "Интертат.ру" электрон газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
18.02.2015 14:56:04

Көнләшмә!!!

13.02.2015 23:39:50

Гел бер ук кешелэр туйдырды бит инде,Шул ук Ирек.
Голназнын тавышыннан радио тынлаганда да косасы килэ.Шул ук Эбри.Фу.

Последние комментарии