Гөлназ Сәфәрова әни булды
“Татар радиосы” ди-джее Гөлназ Сәфәрованың улы Казанның 1нче номерлы балалар тудыру йортында дөньяга аваз салган. 21 август 17.00 була бу. Баһадирның буе 58 сантиметр, авырлыгы 3800 грамм. Икесе дә исән-сау, Аллага шөкер. Кичекмәстән Гөлназның үзенә шалтыраттык.
- Сәгать алтыда Ленар (Гөлназның ире – “Туйлар.ру”) килеп җиткән. Тәрәзә астында тора икән. Ә мине әле палатага чыгармадылар да, - ди Гөлназ, - Кичке сигезенче яртыда гына чыгардылар – шуннан соң гына тәрәзә пыяласы аша аралаштык. Ленар да, мин дә аңлата алмаслык хисләр кичерәбез.
- Инде исем дә әзерләп куйгансыздыр?
- Әйе, бу турыда да уйладык. Өч исем арасыннан сайлыйбыз. Ниндиләр икәнен әйтмим (көлә).
- Котлыйбыз, Гөлназ, чын күңелдән!
- Рәхмәт!
Гөлназ әни булу әле бер хәл, әле бит “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире, күп татар журналистының укытучысы Миңназыйм Мәүлетович та бабай булып куйды. Гөлназны әни ролендә күз алдына китереп була, әмма Миңназыйм абыйга “бабай” дияргә тел әйләнми.
Котлыйбыз сезне! Улыгыз, оныгыгыз игелекле бала булып үссен!
Ә бу Гөлназның балачак фотосы
Комментарии
Шәрык, минем фикерне язгансың, дустым! Озаккарак киткән булса ярар иде. Монда ничек тоталар икән моны, дигән идем, терәге булган икән шул...
Аллага шөкер эфирда юкка чыгуына мин җит шатмын.
Голназ бар яктанда унган кыз!
тамашачы, бетмэгэндер эле барста оста кызлар!
эче дэ беленми иде,э нинди зууур бала.
Татар жырын быел кем алып барыр икэн алайса???
Шундый нэфис энидэн шундый зур малай!!! Кочле, акыллы, шэфкатьле булып уссен!!!
Шатлыктан ашыгылган. Хата төзәтелде.
Дааа, журналист халкы! "УкУтучыгыз" шэээп!
Исэнлектэ саулыкта устерергэ язсын