Гөлназ Сәфәрова: "Күпме акча тәкъдим итсәләр дә, Яңа ел төнендә беркайчан да эшләмәячәкмен"
- Бәйрәмне тәм-томнар пешереп, җылы атмосферада уздырырга яратам. Табынның традицион ризыгы – ул, әлбәттә, тутырылып пешерелгән каз. Гадәттәгечә, пилмән һәм «Оливье» салаты. Соңгысына мин казылык урынына ит турап салам, күпкә тәмлерәк һәм туклыклырак була.
Ел да Яңа ел бүләкләрен бер ай алдан алып куярмын диям, тик барыбер бу эш ай ахырына кала. Ә бәйрәм алдыннан, үзегез беләсез, кибетләрдә кеше өстенә кеше, соңгы әйберне алып китәләр. Ышанасызмы, юкмы, былтыр кибеттә әйбер өчен сугышкан кешеләрне күрдем. Бүләкләрне сатып алырга, бирергә яратам. Һәр якын кешемә нәрсә яратканын, нәрсә белән шөгыльләнгәнен күз уңында тотып сайлыйм.
Миңа килгәндә, «Яңа елны кайда каршы аласың?» диюгә караганда, «Кайчан икенче бәбиеңне алып кайтасың?» соравы күпкә популяррак. Өйләнү, кияүгә чыгу, аерылышу, бала табу кебек темалар – шәхси мәсьәлә ул. Бу хакта сөйләргә яратмыйм. Яшерә торган әйбер түгел: күренер, беленер, дип җавап бирәм, дип белдергән Гөлназ "Шәһри Казан" газетасына.
Комментарии